Кызык булды, моңарчы Субаш Аты хоккей командасы капитаны Илфат Шакиров белән сөйләшми калмый идем. Уеннар тәмамлангач, телефон номерын җыям.
“Мин армиядә!” димәсенме капитан. Башта шаярта, дип уйладым. Чыннан да, армиядә булып чыкты Илфат. Саратовта хезмәт итә. Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия белгечләре әзерләүче бүлеген тәмамлап, узган ел җәен армиягә киткән. Ә Арчада шимбә, якшәмбе көн булган хоккей ярышларының ничек үткәнен яхшы белә. “Видеодан карап тордыңмы әллә?” – дип сорыйм. “Ю-ук”, – дип көлә егет. Хоккей дип җенләнгән әтисе Илһам белән дә сөйләштек. “Мин гомер буе хоккей уйнаган кеше, – дип сөйләде Субаш Атыдан Илһам Шакиров. – Ике улым Илфар белән Илфат та хоккей уйный. Быел Субаш Аты командасының яхшы уенчылары Илфат белән Рәмзил Шәйнуров армиядә. Уеннар әйбәт булды. Командалар әзерлекле иде. Пөшәңгәр командасы быел матур уен күрсәтте. Хәсәншәехлар көчле команда. Бездән теләк шул: ярыш үткәрү кагыйдәләрен әйбәт итеп уйлап эшләп бетерсеннәр. Берәү дә үпкәләрлек булмасын. Күптән түгел без Әтнәдә үткән хоккей ярышында 1нче урынны алып, кубок белән кайттык”. Субаш-атыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
Хәсәншәехлар тагын быел беренче! Афәрин! Узган якшәмбедә зурлар арасында район башлыгы призына үткән хоккей ярышларында Арчаның “Тигры” командасы, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, Субаш Аты, Хәсәншәех, Иске Ашыт, Шушмабаш, Пөшәңгәр, Апаз, Югары Аты – барысы 10 команда катнашты.
Командаларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. Уеннар 26 һәм 27 мартта узды. Нәтиҗәләр: 1нче урында – Хәсәншәех командасы, 2нче урында – Арчаның “Тигры” командасы, 3нче урында – Яңа Кенәр командасы, 4нче урында – Пөшәңгәр командасы. Афәрин, егетләр! Командаларны котларга район башлыгы Илшат Нуриев үзе килде.
Уенчыларга ешрак очрашырга кирәк. Уңышлар!
Румия Гарифҗанова