Җиңүләре белән сөендереп торалар

2022 елның 1 апреле, җомга

Узган якшәмбе Казанның 69нчы мәктәбендә “Золотое наследие – Алтын мирас” V Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале узды. Биредә Арча балалары да осталыкларын күрсәтте.

Районыбызның талантлы балалары һәрдаим республикакүләм бәйге-фестивальләрдә чыгыш ясап, алдынгы урыннарны алып торалар. 27 март көнне башкалада узган Алтын “Мирас” фестивалендә дә Арча балалар сәнгать мәктәбендә укучы яшьләребез катнашты. Үз эшенең осталары булган биредәге укытучыларның хезмәт нәтиҗәсе ни дәрәҗәдә югары булуы тагын бер кат исбатланды. 

Фестивальдә арчалар “Вокал”, “Театр”, “Нәфис сүз” һәм “Инструменталь чыгышлар” номинацияләре буенча уңышлы чыгыш ясадылар. “Вокал” буенча Рамазан Вильданов, Аделина Шакирова, Ралина Шакирова, Гүзәл Әхмәдиева II дәрәҗә, Адилә Сәмигуллина III дәрәҗә лауреат һәм Адилә Хисмәтова белән Камилә Гыйззәтуллина дипломант исеменә лаек булдылар. Аларны бәйгегә әзерләүче укытучылар – Булат Гайнуллин һәм Айгөл Хәбибрахманова.

Эльза Минашаева матур тавышы һәм татарча сәнгатьле сөйләме белән сокландырды. Алты яшеннән бирле сәхнә түрендә булучы кыз бу юлы да I дәрәҗә лауреат исемен алды.

“Әкият” театр төркемендәге 6-7 яшьлек балалар “Куркак куян” әкиятен күрсәтеп, III дәрәҗә лауреат булдылар. “Кечкенә артистлар өчен бу зур җиңү. Казан сәхнәсендә әле аларның беренче чыгыш ясаулары. Тагын да зур уңышлар насыйп булсын үзләренә”, – диде җитәкчеләре Ләйсән Ахунова.

Арчалар өчен иң күп җиңү алып килгән юнәлеш – инструменталь чыгышлар. 6 яшьтән 15 яшькәчә 12 бала төрле инструментларда көйләр башкарды. Айнур Шәрәфиев, Даниил Чугунов, Алия Салихова, Ринат Ихсанов, Булат Хәлиуллин, Кәрим Шаһидуллин, Әмир Гарифуллин, Риназ Зиннәтуллин, Әнвәр Мортазин, Алинә Хәмидуллина төрле дәрәҗәдәге лауреат, ә Динә Закирова белән Гүзәл Вәлиева дипломант исемнәренә лаек булдылар. Яшь башкаручыларны инструментларда уйнарга өйрәтүчеләр – Булат Гайнуллин, Ирек Яппаров, Альмира Фәхретдинова, Миләүшә Алеева, Нәзир Фәхретдинов, Венера Асанова һәм Лилия Закирова. 

Киләчәктә дә уңышлы чыгышлар һәм зур җиңүләр теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International