26 мартта Арчада ярминкә оешкан төстә үтте.
Анда районның барлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар актив катнашты. Сатуда бәрәңге, ашлык, ит, балык, печән – бар да бар иде. Саламга кадәр алып килгәннәр.
Бушка коймак белән кайнар чәй эчерттеләр. Район үзешчәннәре матур концерт куйдылар. Ярминкәне район башлыгы Илшат Нуриев та карады, аны оештыручыларга рәхмәт әйтте.