Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан транспорт линиясе идарәсе халыкка алдауның яңа ысуллары турында хәбәр итә һәм алдакчылардан сакланыгыз, дип кисәтә.

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Гражданнарны алдау һәм ышанычыннан явызларча файдалану очракларын кисәтү максатыннан, транспорт полициясе хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары аша шәһәр һәм район халкына мошенниклык очраклары турында даими рәвештә хәбәр итеп торалар. Әмма гражданнар алдануларын  дәвам итә.

Алдап акча алу өчен мошенниклар нинди генә хәйләләргә бармый. Иң алдана торган категория- пенсионерлар. Аферистлар психологияне яхшы белә һәм Интернет челтәрендә һәркем файдалана алырлык мәгълүматтан файдаланып эш итәләр. 

 Соңгы вакытта аферистлар алдауның яңа схемасын актив куллана башлады. Мошенниклар «Госуслуги» сайты паролен торгызу өчен код   сорап шалтыраталар,  алар моны шәхси кабинетка башка абонент номерларыннан керергә маташулары белән аңлаталар. Җинаятьчеләр файдаланучыларга «Госуслуги» порталы хезмәткәрләре исеменнән шалтырата һәм, янәсе, кеше профиленә вакцинация ясау турында QR — кодны активлаштыру яки бәйләү өчен СМС-кодны  сорый. Нәкъ менә шушы код ярдәмендә мошенниклар порталга керү өчен парольне алыштыралар. Чит профильдән файдалану мөмкинлеге алгач, җинаятьчеләр аның хуҗасы исеменә кредитлар ала яки башка аферистларга шәхси мәгълүматларны сата ала.

Үз профилегезне яклау өчен иминлек чараларын үтәгез:

 1. Контроль сораулар бирегез.

2. СМС ярдәмендә өстәмә идентификацияләү ясагыз. Үз аккаунтыңа кергәндә   һәр очракта СМС буенча килгән кодны кертергә кирәк булачак.

 3. Әлеге мәгълүматны сер итеп саклагыз: беркемгә дә логин, пароль, кодны, шулай ук «Госуслуги»  кодларын хәбәр итмәгез.

Полиция хезмәткәрләре мондый шалтыратулар килгәндә, сөйләшүне тәмамларга һәм шалтыратучының номерына блок куярга киңәш итә.  Әгәр сезгә карата җинаять кылынган яки әзерләнә торган җинаять турында мәгълүмат бар икән, ярдәм сорап 8(843)294-14-53 телефоны буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан  транспорт линиясе идарәсенең кизү частенә яки якындагы полиция бүлегенең кизү бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Бу хәл турында полициягә шәхсән яки телефон аша, Эчке эшләр органы сайтында махсус форма аша хәбәр итәргә мөмкин, шулай ук гаризаны кулдан яки почта аша җибәрергә була. Шулай ук гражданнар полициягә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша да мөрәҗәгать итә алалар.

 

 Россия Эчке эшләр министрлыгының   Казан  транспорт линиясе идарәсе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International