Шашка-шахмат турниры

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Шахмат - акылны камилләштерергә, фикерләргә өйрәтә торган уен. Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп булган. Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Уен фигурасына тотынгансың икән - йөр, кулыңны фигурадан алсаң - йөреш санала. Әлеге кагыйдә эшләр алдыннан яхшылап уйларга, үз адымың өчен җаваплылык тоярга өйрәтә.

         2021 елда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлап җибәрде. Шунлыктан районыбыз мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдырылды. Шушы программа нигезендә безнең Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп белем мәктәбендә җаваплылыгы чикләнгән “Энергосервис” җәмгыяте җитәкчесе Әхмәтгалиев Рамил Зиннур улы ярдәме белән  шашка-шахмат почмагы булдырылды. Мәктәп коллективы һәм укучылары исеменнән Рамил Зиннур улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

         Укучылар уку елы дәвамында шашка-шахмат почмагында бик теләп шөгыльләнделәр. Шунлыктан шахмат һәм шашка өлкәсендә белем һәм күнекмәләрен тикшерергә вакыт та җитте.

         Бүген, 2022 елның 11 апрелендә, Сикертән төп мәктәбендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Ак Барс” агрокомплексы беренчелегенә шашка һәм шахмат турниры узды. Сеҗе төп  мәктәбе, Курса-Почмак урта  мәктәбе һәм Сикертән төп  мәктәбе укучылары катнашып, көчләрен сынадылар.

         Турнирның төп хөкемдары булып “Ак барс” агрокомплексы ширкәте җитәкчесе – Сәләхов Шәйдулла Имаметдин улының
абыйсы, отставкадагы полковник, үзешчән рәссам, “Авылдашларыма истәлеккә” китабы авторы – Сәләхетдинов Миннерадил Имаметдин улы булды.

         Турнирда беренче урынны Курса-Почмак урта мәктәбе командасы яулады. Икенче, өченче урында Сикертән һәм Сеҗе төп мәктәпләре.

         Ярышны оештыруда булышлык күрсәткән “Ак барс” агрокомплексы ширкәте җитәкчесе – Сәләхов Шәйдулла Имаметдин улына зур рәхмәтебезне белдерәбез!


Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән
төп мәктәбенең чит телләр
укытучысы Кузьмина Мәүлидә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International