Алимент түләмәсәң...

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Арча районында яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз хөкем ителде.

Район суды аны РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотылган (ата-ананың суд карарын нигезсез сәбәп белән үтәмичә балигъ булмаган балаларына алимент түләмәве, әгәр бу гамәл берничә тапкыр ясалса) җинаятьне ясауда гаепле дип тапты.

Хөкем ителүче 2008 елдан башлап балигъ булмаган кызы өчен хезмәт хакының һәм башка керемнәренең дүрттән бере күләмендә алимент түләргә тиеш була. Әмма озак вакытлар дәвамында әлеге бурычын үтәми, балага матди ярдәм күрсәтми. 2021 елның 10 сентябрендә ул шуның өчен административ җаваплылыкка тартыла, мәҗбүри эшләр рәвешендә җәзага тартыла.

Ләкин ул тиешле нәтиҗә ясамый, алимент түли башламый, бурычы 450 мең сумга җитә.

Суд хөкем ителүчегә, хезмәт хакының 5 процентын тотып, 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Эльвира Мозафарова,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 2 класслы юрист

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International