Эчкәнсең икән – өйдә утыр

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Март аенда гына да алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыккан сигез кеше тоткарланган.

2022 елның беренче өч аенда аларның саны 28гә җиткән. Һәрберсенә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге яки 12.26 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ материал төзелгән. Эш җәмәгать судына җибәрелгән.

25 февральдә кичке сигез туларга 20 минутта Казан-Малмыж юлының 65нче километрында Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары “ВАЗ-21140” автомобилен туктаталар. Йөртүчесе 1965 елгы Инил Абдуллин транспорт чарасы белән спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән була. Махсус “Юпитер” приборы ярдәмендә күпме күләмдә икәненә ачыклык кертәләр. Нәтиҗәсе – литрга 0,591 миллиграмм.

  3 мартта кичке җиденче 20 минутта Шушмабаш авылында Мәктәп урамы, 8нче йорт янында Арча эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары “Киа-Рио” машинасын тоткарлыйлар. Руль артында утырган 1974 елгы Фаяз Низамов алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыккан була. “Юпитер” махсус приборы аның күләмен литрга 0,787 миллиграмм дип ачыклый.

Икесенә дә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ материал төзелә. 22 мартта үткән җәмәгать суды бу эшләрне карап, әлеге ике кешене административ хокук бозуда гаепле дип тапкан һәм тиешле чарасын күргән. Ә чарасы билгеле – 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.

– Районда алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручыларны игътибар үзәгендә тотабыз. Даими рәвештә профилактик чаралар үткәрелә. Бу ялларда да “Тоннель” операциясе булачак һәм аның барышында алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыкканнар барланачак, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International