27 мартта Яңа Кенәр урта мәктәбендә район башлыгы призына волейбол ярышлары узды.
Ярышлар Яңа Кенәрдә 5 ел рәттән уздырыла. Анда катнашучы командаларга бер ай элек хәбәр ителде. Алар үзләрендә тренировкалар үткәреп тулы әзерлек белән Яңа Кенәргә килделәр.
Менә алар: Арча, Яңа Кенәр, Биектау, Әтнә, Теләче районнары командалары. Саба районы командасының катнашырга теләге бар иде, ләкин берничә уенчысы авыру сәбәпле, килә алмады.
Ярышларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.
– Яңа Кенәр авылы халкы спортчылары белән районда дан тота. Районда ике спорт залы булган бердәнбер мәктәп. Анда шөгыльләнер өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Төрле спорт, бигрәк тә волейбол төрен оештыручы, бик күп спортчылар әзерләүче, әлеге ярышларны оештыручы ветеран физкультура укытучысы Ришат Садиков булуы белән авыл халкы, җанатарлар бик бәхетле. Киләчәктә дә авылда спорт ярышлары даими үткәрелеп торсын. Шәхсән үзем, районның спорт бүлеге ярышта катнашучыларга уңышлар телибез, – диде үзе дә спортчы, волейбол спортының җанатары Илшат Нуриев. Район башлыгы сүзләренә җанатарлар да кушылды.
Ришат Садиков үз тырышлыгы, гаиләсе белән иганәче булып авылда ике тапкыр спорт бәйрәме үткәрә. Бу бәйрәмдә Яңа Кенәр авылы халкы белән бергә, якын-тирә авыл җанатарлары да катнаша. Спортның волейбол төре Садиковлар белән авылда бергә яши.
27 мартта узган ярышларга әйләнеп кайтыйк. Ярышлар ике спорт залында җанатарларның көч биреп торулары белән бик матур узды. Хөкемдарлар да командаларның яхшы әзерлек белән килүләрен әйтте. Мәктәп ашханәсендә уенчыларны кайнар ризык белән дә сыйладылар. Спортчылар ашханә хезмәткәрләренә рәхмәтле. “Волейбол ярышлары алдагы көннәрдә дә булачак”, – диде ярышны оештыручы Ришат Садиков.
1нче урынны Биектау командасы алды. 2нче урында – Әтнә, 3нче урында Яңа Кенәр командасы. Җиңүчеләргә грамоталар, кубоклар, медальләр тапшырылды. 5 команда арасыннан иң яхшы волейбол уйнаучы исеменә Яңа Кенәр командасыннан Раил Шакиров лаек булды. Бу исемгә ул үзе белән уйнаган иптәшләре ярдәмендә иреште. Әтнә командасыннан Рөстәм Мөхәммәдиев, Биектау командасыннан Владимир Кульчинский танылды. Барлык уенчылар да канәгать булып, киләсе ярышларда да катнашырга теләк белдереп таралдылар.
Җәүдәт Галимуллин.
Яңа Кенәр авылы