“Арча” спорт комплексында балалар арасында футбол буенча республикакүләм зона ярышлары булды.
2013 елгы малайлардан торган “Торнадо” командасы яшьтәшләре арасында 1нче урынны алды. Тренерлары – Ринат Насыйбуллин. Командада менә кемнәр бар: Әскәр Вафин, Кәрим Закиров, Аяз Латыйпов, Айзат Мәрдәнов, Марсель Мотыйгуллин, Азамат Мөхәммәтгалиев, Азат Нәбиуллин, Диас Хәкимов, Сөләйман Хурамшин, Камил Шакиров, Ранел Шәрәфиев, Мурат Юзаев. Молодцы, егетләр!
Тагын бер кызыклы мәгълүмат: республика зоналарында барган ярышларда көндәшләре капкасына иң күп гол кертүчеләрнең исемлеген төзегәннәр. 300дән артык уенчы арасында иң күп голны кертүчеләр арасында Арчаның “Торнадо” командасыннан да малайлар бар. Уенчы Әскәр Вафин 13 гол керткән! Ранел Шәрәфиев – 8не! Сөләйман Хурамшин да – 5не! Менә нинди ул “Торнадо” командасы! Алда финал ярышлары. Командага уңышлар телибез!
Әлфия Сәгыйтова