Хәрби комиссариат хезмәткәрләре бүләкләнде

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

8 апрель – Россиядә хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.

1918 елның 8 апрелендә хәрби эшләр буенча волость, өяз, губерна һәм округ комиссариатлары оеша. Аларның төп бурычлары халыкны мәҗбүри хәрби бурычка әзерләү була. Инде бер гасырдан артык хәрби комиссариатлар илнең оборона куәтен тәэмин итү буенча мөһим дәүләт бурычларын хәл итүгә лаеклы өлеш кертәләр.

Арча хәрби комиссариаты 1920 елның 20 маенда формалашкан. Унсигез ел узганнан соң әлеге оешма ТАССРның, ә 1995 елда Татарстан Республикасының Арча районы хәрби комиссариаты дип үзгәртелә. Бүгенге исемен оешма 2006 елдан йөртә башлый.

Хәзерге көндә районыбызда хезмәт куючы Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариаты республикада иң алдынгылардан санала. Биредә 21 хезмәткәр эшли. Ватанны сакларга әзер  торучы егетләрне тиешле дәрәҗәдә армия сафларына озату һәм каршы алу, кайларда гына булсалар да алар белән гел элемтәдә торып, бәйрәмнәрдә котлаулар җибәрү – һәрдаим матур итеп алып барылган эшләр. Аеруча намус белән хезмәт иткән егетләр исеменә рәхмәт сүзләре килеп тора һәм алар һәрвакыт тантаналы рәвештә әти-әниләргә тапшырыла.

 Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне уңаеннан да районыбызның хәрби комиссариаты бүлегендә матур чара узды. Биредә эшләүче мактау-га лаек хезмәткәрләр рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнде. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев һәм хәрби комиссар Алмаз Борһанов катнашты. Район башлыгы котлау сүзләре белән бергә, биредәге эшчәнлеккә соклануын һәм горурлануын җиткерде. “Шушындый матур бәйрәм белән барыгызны да тәбрик итәм. Төрле районнарның эшчәнлеге белән таныш кеше буларак Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның югары дәрәҗәдә эш алып баруын әйтә алам. Чакырылыш буенча сез гел алдынгы рәтләрдә. Хезмәт итүчеләр белән дә, аларның әти-әниләре белән дә һәрвакыт элемтәдә торасыз. Гомумән, бик матур эшләр алып барасыз. Зур рәхмәт сезгә”, – диде ул үз чыгышында.  

Алдынгы хезмәткәрләргә ТРның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, районыбыз хәрби комиссары Алмаз Борһанов, Арча һәм Әтнә районнарының үзәк хастаханәләре баш табиблары исеменнән намуслы хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды. Биш хезмәткәр яңа дәрәҗә – рядовой исемен алдылар. Бүлек җитәкчесе Алия Мортазинага “Иң яхшы бүлек җитәкчесе” дигән вымпел тапшырылды. “Бу вымпелны алу – зур дәрәҗә. Безнең бүлек эшчәнлегендә бу вакыйга икенче тапкыр. Дәвамлы булсын”, –дип ихлас теләкләрен җиткерде Алмаз Борһанов.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International