Бүгенге яшь буын арасында үзләрен күрсәтә белүче, креатив һәм уникаль егет-кызлар артканнан-арта бара. Андыйлар кул кушырып утырырга яратмый, гел эзләнүдә һәм һәрвакыт яңалыкка омтыла.
Арча егете Линар Мөхәммәтвәлиев әнә шундыйлардан. 2011-2018 еллар аралыгында райондашыбыз Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә архитектура-төзелеш университетларында укып, бакалавр һәм магистр дәрәҗәсен ала. Бүгенге көндә шәһәр мохитен архитектур проектлау, төзекләндерү һәм дизайн өлкәсендәге эшчәнлеген алып бара.
2018 елдан уздырылып килүче “Архитекторы.рф” офлайн-программасының быелгысында Линар Мөхәммәтвәлиев финалга узып, дүртенче агымның 100 финалисты исемлегенә кергән.
– Әлеге программа һөнәри үсеш мөмкин-лекләре белән җәлеп итә, ә минем төп максат – кече ватаным киңлекләрендә уңайлы шәһәр мохите өчен шартлар һәм тәҗрибә булдыру. Минемчә, кече шәһәрләрдә дә уңай мохит булдырылырга тиеш”, – дип, уй-фикерләре белән уртак-лашты ул.
“Архитекторы.рф” – ул архитектура, шәһәр төзелеше, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә Россия белгечләренең потенциалын ачуга юнәлдерелгән һөнәри үсешнең лидерлык программасы. Программа кысаларында ел саен меңләгән катнашучы үз көчен сыный. Программаның максаты – Россия шәһәрләрендә уңайлы шәһәр мохите формалаштыру өчен квалификацияле белгечләр булдыру.
Оештыручылар әйтүенчә, катнашу-чыларның географиясе елдан-ел киңәя. Мәсәлән, соңгы агымның финалына узган 100 катнашучы арасында Россиянең 55 төбәгендәге 70 шәһәреннән белгечләр бар. Шуларның 4се – Татарстаннан. Казан шәһәре вәкилләреннән тыш Арча районын тәкъдим итүче Линар Мөхәммәтвәлиев тә алар арасында.
– Программаның сайлап алу этабында меңнән артык катнашучы бар иде. Сайлап алу туры ике этаптан торды. Иң элек үзебезнең проектлар белән портфолионы тәкъдим иттек. Икенче этапка узучылар онлайн-интервью бирдек. Экранда чыккан сорауларга берничә минут эчендә җавап бирергә кирәк иде. Безнең җавапларны һәм эшләрне экспертлар, танылган белгечләр бәяләде. Алар куйган бәядән чыгып, җиңүчеләр билгеләнде. Финалга узучылар өчен уку программасы биш этаптан торачак. Аның беренчесе апрель аенда Мәскәүдә узачак һәм ул катнашучыларның һөнәри һәм шәхси сыйфатларын үстерүгә юнәлдереләчәк. Программа барышында чит илгә барулар, онлайн курслар, илебез шәһәрләре буйлап сәяхәт һәм төгәлләү этабында шәхси проектларны яклау булачак , – диде яшь белгеч Линар Мөхәммәтвәлиев.
Бүген ул Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә һөнәри яктан үсә, ләкин Арчаны да онытмый. Арчаның 3нче мәктәбен һәм балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеген тәмамлый ул.
– Арча балалар сәнгать мәктәбенә кечкенәдән йөри башладым. Күпмедер вакыттан соң, кайбер сәбәпләр аркасында түгәрәккә йөрүдән туктадым. Тик җитәкчем Раилә Фәтхуллина сәләтем һәм тырышлыгымны күреп, башлаган эшне дәвам итәргә өндәде. Шулай итеп, сәнгать юнәлешенә яңадан һәм ныклап кереп киттем. Моның өчен мин Раилә Динулловнага рәхмәтлемен. Шул вакыттан соң мин киләчәгемне архитектура эше белән бәйләячәгемне аң-ладым. Бүгенге һөнәрем һәм кызыксынуларыма мәхәббәт уятучы остазым алдында баш иям, – диде Линар Мөхәммәтвәлиев.
Ирешкән уңышлары һәм җиңүләрен ул районыбыз үсеше өчен зур эшләр башкаручы Валентина Гаранина исеме белән дә бәйли.
– Без, яшьләрнең, инициативаларын күреп, аларны туган шәһәр кысаларында ачарга ярдәм иткәне өчен рәхмәтлемен аңа. Валентина Васильевна белән күп кенә бәйгеләрдә катнаштык, проектлар эшләдек. Мәсәлән, шундый проектларның берсе – “Үз эзеңне калдыр” фестивале. Әлеге фестиваль кысаларында 9 май бәйрәмендә Арчаның Борһанов урамындагы таш диварларны бизәдек, – дип, истәлекләрен барлады райондашыбыз.
Үсеп килүче буынга, үз көчләренә ышанып, башлаган эшләрен ахыргача җиткерүләрен тели. “Барлык уй-хыялларны да тормышка ашырырга мөмкин. Моңа бары ышанырга һәм һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә кирәк”, – ди яшь архитектор.
Районыбыз горурлыгы булучы Линар Мөхәммәтвәлиев бүгенге көндә “Архитекторы.рф” программасын тиешле дәрәҗәдә тормышка ашыру уйлары белән янып яши. Киләчәккә планнары – шәһәр мохитен яхшыртуга һәм кече ватаныбызның мәнфәгатьләрен тәкъдим итүгә юнәлдерелгән проект эшләү.
Программа турында
Виталий Мутко
“ДОМ.РФ” генераль директоры
“Елдан-ел безнең белем бирү программасы үзенең географиясен киңәйтә – Россиянең һәр төбәгендә диярлек безнең чыгарылыш сыйныф укучылары һөнәри эшчәнлек алып бара. Аларның 15е шәһәр һәм төбәкләрнең баш архитекторлары, һәм хәзер шәһәрләрне үстерүгә заманча якын килүне алга этәрү мөмкинлеге белән эшлиләр. Безнең өчен бу эшнең мегаполисларда гына түгел, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә дә чынга ашуы мөһим”.
Варвара Мельникова
“Стрелка” институты директоры
“Тәҗрибәсенә карамастан, һәр катнашучы да территорияне үстерүнең заманча контекстына тулысынча кереп эшләргә тиеш. Институт программаны әнә шулай итеп формалаштыра. Моның өчен без Россиядән һәм чит илдән булган 200дән артык эксперт белән эшлибез һәм 150дән артык уку-укыту чаралары оештырабыз. Ярты ел өзлексез белем бирү практикасын узып һәм иң яхшылар арасында булып, финалистлар гомуми һөнәри кыйммәтләрне һәм шәһәр үсеше процессларын күзаллауны уртаклаша торган фикердәшләргә әверелә. Бу һәркемгә кагыла: эшен зур булмаган бюролардан башлаган архитекторларга да, дәүләт хезмәткәрләренә дә, муниципаль заказчы белән эшләүчеләргә дә”.
Владимир Якушев
Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле
“Бүгенге көндә шәһәр үсеше һәм торак пунктларның үзгәреш мәсьәләсе мөһим сорауларның берсе булып тора. Үзебез яшәгән торак пунктларының төзек, матур, урамнарының чиста булуларын телибез. Әлбәттә, боларның барысын да эшләү өчен финанс ресурслары кирәк, шулай ук моны ничек һәм кем эшләячәге мөһим”.
Гөлнур Миннебаева