Курса-Почмак мәктәбе укучылары табигатьтә булырга яраталар. Каникул вакытларында жәен болында, су буенда, урманда булалар. Дару үләннәре җыялар.
Көзен кошлар өчен дип, миләш, балан җыеп киптерделәр. Кыш көне салкыннарда кошларга шул миләшләрне ашаттылар. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары һәм укытучылары актив булдылар.
Менә яз җитте. Сыерчыклар килер вакыт…
– Килсеннәр әйдә, килсеннәр. Без сезне көтәбез канатлы дусларыбыз, сезгә дип ясалган оялар әзер. Укучылар алып килгән оялар берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле. Иң матуры Камилә Гыйззәтуллинаныкы дип сайланды. Аларга Мактау грамоталары тапшырылды.
Тиздән, бик тиздән укытучылар һәм укучылар чишмә, су буйларын чистартырга чыгарлар. Тирә-ягыбызны чиста тотсак, үзебезгә күңелле, рәхәт. Табигатьне, кошларны яратыйк.
Хәлил Хәсәнов,
Курса-Почмак урта мәктәбе укытучысы