Кеше китә, җыры кала, диләр. Менә арабыздан Сабиров Ибраһим Зөфәр улы да китеп барды.
Чын-чынлап киң кырлы талант иясе булган шәхес иде ул. Редакциягә кергәли, тормыштан алынган мәзәкләрен сөйләп аяктан егып чыгып китәр иде.
– Пионерлар йортында директор булып эшләгән вакыт, – дип сөйләп алды бервакыт. Беренче секретарь Зәйнуллин чакырды да: “Хәлләрең ничек, балалар кыерсытмыймы? – ди (минем авырлык – 120 килограмм).
Ул моны театраль-ләштереп сөйли, оста пародист та иде ул. Кулларын артка куйган, сүзен Зәйнуллинча “тәәк” дип башлап җибәрә, кабинет буйлап әрле-бирле йөри.
Бервакыт мин аның белән кызыклы әңгәмә оештырмакчы идем. Кызганыч, оештырып бетерә алмадык. Әле менә вафатыннан соң да аның берәр китабы булса да бардыр, дип эзләнә башладым. Юк икән шул, баһадир гәүдәле, спортчы, беркем алдында да тәлинкә тотмаган, сүзен туры итеп әйтә торган бу кеше гаять дәрәҗәдә тыйнак та иде. Үзен мактаганны, салпы якка салам кыстырганны бер дә яратмады, диләр аны якыннан белгәннәр. Гаделлекне яратты, шуның өчен кыен ашаган чаклары да аз булмады.
Ибраһим Сабиров Биектау районының Мүлмә авылында туа. Кечкенәдән бик тере, шук, тырыш бала булып үсә. 3 яшьтә инде ул чаңгыда шуа. Абыйсы белән колхоз басуында калган бәрәңгене җыеп саталар, шуның акчасына гармун сатып алалар, шул гармунда уйнарга өйрәнә. Армиядән кайткач Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый.
1975 елда Иске Кырлай мәктәбенә укытырга кайта. Физкультура дәресләрен магнитофон, баян ярдәмендә үткәрә. Мондый дәресләрне кем яратмасын! Физкультурадан азат ителгән укучылар да үзләре сорап дәресләргә йөри башлый. Бар да спортка тартыла, Иске Кырлай командасы барлык төрләр буенча җиңеп кубок яулый. “Ибраһим абый безне җырларга да, уйнарга да өйрәтте”, – дип әле дә хөрмәт белән искә алалар аны.
Пионерлар йортына директор итеп билгеләнгәч ул аның эшенә яңа сулыш өрә, булган түгәрәкләрнең эше җанлана, яңаларын ачалар, ансамбль оеша. Министрлыкка кадәр барып уен кораллары, җиһазлар алу өчен акча юнәтә.
Райкомның беренче секретаре белән югарыда искә алынган очрашу юкка гына булмый, аны райкомга эшкә алалар. Ә бу инде булачак кадрлар әзерләү мәктәбе. 1982 елдан Ибраһим район мәдәният бүлеген җитәкли. Әлеге өлкә аның өчен – чуртанны суга җибәргән кебек, биредә аның үз стихиясе. Районда мәдәниятнең чәчәк аткан еллары бу. Ул зона, смотр концертлары нинди югары дәрәҗәдә уза иде! Республика буенча беренчелек гел арчаларда булды.
Ибраһим Сабиров алып барган Сабантуйлар! Шуны күрү, тыңлау өчен генә барабыз Сабантуйга дип әйтерләр иде. Ул алып барган Сикертән сабантуйлары күңелдә бүген дә матур хатирә булып саклана. Андагы юмор, шаяру, шук-лык – һәр күренешкә, һәр кешегә, каян табып бетерә диген, шаян шигыре дә әзер аның.
Иске Төрнәледә сабантуй. Ибраһим Сабиров уеннарны, төрле ярышларны алып бара. “Турнули (төрнәлеләр) сез кая?” – дип мөрәҗәгать итә ул. Мәйдан аяктан егылып, эче катып көлә. Ибраһимның “мыегы да” селкенми, ул инде мәйданга чираттагы юморын юллый.
Ибраһим Зөфәр улын шаярып, уйнап-көлеп кенә яшәгән икән, дип уйлый күрмәгез. Аңа үз гомерендә төрлесен күрергә, кичерергә туры килде. Әмма ул гади халык арасында абруен, дәрәҗәсен югалтмады. Территория җәмәгать оешмасын җитәкләгән елларда грантлар отып, аның акчасына күпме балалар мәйданчыклары төзелде, халыкка кирәкле башка уңайлыклар булдырылды.
Сабиров Ибраһим Зөфәр улы районыбызның, шәһәребезнең күренекле шәхесе иде, халык хәтерендә ул шулай булып сакланыр.
Ильяс Сәхәпов