Медиафорум 2022 елның 9 апреленнән 29 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Медиафорум программасында ПТС, ТВ, социаль челтәрләр һ. б. юнәлешләр буенча эш алып барыла. Медиафорум беренче тапкыр "Янтарный"балалар лагеренда уза. Сменада Россиянең 36 төбәгеннән 170 яшь журналист һәм 12 медиавожатый, аларны яшь журналистлар лигасы конкурс буенча җыйды. Форумда Татарстан республикасыннан Арча « Нур» балалар телестудиясе журналисты Айгөл Фәттахова катнаша.
Форумга катнашу өчен “ Яшь медиалидерлар” дигән " Бөтенроссия журналистика буеча конкурста катнашып җиңәргә кирәк иде. Телестудия исеменнән “ Яшь талантлар” номинациясенә Айгөлнең Арча хәбәрләре газетасында басылып чыккан “ Дустым Айбулат “ дигән статьясын һәм Юниор Скилс конкурсында җиңү яулаган Адилә Галимҗанова турында төшергән “ Йолдызлы кунак “ дигән телесюжетны җибәрдек. Бу эшләр 1 дәрәҗәле диломга лаек булды. Шулай ук журналистика буенча катнашкан фәнни –гамәли конференция диломнарын да “ Артек.балалар” сайтына урнаштыргач 250 бал җыйдык. Россия яшь журналистлар лигасыннан форумга чакыру килде.