Халык ышанычын яклап хезмәт итүдән дә мактаулы һәм авыр һөнәр юк! Безгә җәмгыять алдында зур җаваплылык йөкләнгән: җирле үзидарә үсеше һәм илебезнең киләчәге безнең һөнәри, шәхси, әхлакый сыйфатларыбызга, сайлаган хезмәтебезгә, дөрес карарлар кабул итә белүебезгә бәйләнгән.
Җирле үзидарә - хакимиятнең халыкка иң якын баскычы. Безгә кешеләр белән һәрдаим очрашып торырга һәм муниципаль дәрәҗәдәге бик күп проблемаларны хәл итәргә туры килә. Безнең уртак максатыбыз- килеп туган сорауларны халык мәнфәгатьләрендә һәм үзара аралашу рәвешендә хәл итү.
Әлеге бәйрәм көнендә муниципаль берәмлекне торгызуның чишмә башында торган һәм район үсешенә лаеклы өлеш керткән җирле үзидарә органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бәһасез тәҗрибә, актив тормыш позициясе һәм күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, туган районыбыз һәм аның халкы иминлеге хакына хезмәт итүдә уңышлар телим.
Муниципаль район башлыгы
И.Г.Нуриев