60 ел элек, 1962 елда Советлар Союзында Космонавтика көне булдырыла. Әлеге истәлекле көн Юрий Гагаринның галәмгә очканнан соң бер ел үткәч барлыкка килә.
Районыбызда ел саен әлеге тарихи вакыйгага бәйле чаралар уздырылып килә. Аларның башында “Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов тора.
“Без Космонавтикага багышланган һәр бәйрәм чарасын “Гагарин белән 108 минут” дип атыйбыз, – ди Хәлил Гайнетдинов. – Һәм алар 108 минут, ягъни 1 сәгать 48 минут бара. Юрий Гагаринның беренче очышы нәкъ шуның кадәр барган”.
Шундый чараларның берсе 11 апрельдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда үтте. Анда Космонавтика көнен бәйрәм итә башлауның 60 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Бәйрәмгә чакырылган укучылар космонавтика буенча кызыклы мәгълүмат белде, Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ) профессоры, техник фәннәр докторы Альберт Саттаров, әлеге күргәзмәнең, шулай ук җиһан турында күп кенә язмалар, китаплар авторы, заманында республиканың данлыклы “Сәләт” лагерена нигез салучыларның берсе, “Җиһангирлар” инициатив төркемен оештыручы Хәлил Гайнетдинов, легендар шәхес, галәмнән төшкәннән соң Гагаринны каршы алган Әтнәдән Данил Сәләхетдинов, Татарстан Республикасының атказанган укытучылары Илдус Сәгъдиев һәм Шәфигулла Гарипов белән очрашты.
Беренче булып кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде.
– Киләчәктә сезнең арада да районыбызны танытучылар табылыр, дип ышанасы килә, – диде ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп. – Әлеге чара сезнең хәтердә якты эз калдырыр. Чөнки галәм – ул һәрвакыт яңалык. Бүгенге очрашудан да сез үзегез өчен яңалык алырсыз, дип ышанам.
Хәлил Гайнетдинов күргәзмә белән таныштырды. Анда космонавтларның фотографияләре, галәмгә багышланган китаплар, язмалар, Валентина Терешкова, Сергей Рыжиковның һәм башка космонавтларның бүләкләре, тарихи документлар урын алган.
Альберт Саттаров галәмнең әһәмияте турында сөйләде. “Космос булмаса, Интернет та, телевидение да, сез яратып куллана торган кәрәзле телефоннар да булмас иде”, – диде ул.
Данил Сәләхетдинов килгән кунакларны Юрий Гагарин җиргә төшкәч бергә төшкән фотографияләр белән таныштырды һәм беренче космонавтны ничек каршы алулары турында сөйләде. Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәре янында хезмәт итә ул.
“Терновка авылы тирәсендә хәрби аэродром бар иде, – дип сөйли тарихи вакыйганың шаһиты. – Безнең дивизион шул аэродромны дүрт яклап саклады. 1961 елның 12 апрель иртәсе дә гадәти башланды. Көндезгә табарак самолет тавышына ошамаган ят тавышлар ишетелә башлады. Берзаман күз күреме ераклыгында ике парашют төшкәнен күрдек. Берничә минуттан “Гагарин галәмнән төшкән” дигән тавышлар ишетелде. Озак та үтми аны безнең хәрби частька алып килделәр. Ул әле хәтта скафандрын да салмаган иде. Иң беренче ул телефон аша Хрущевка партия биременең үтәлүен, үзенең җиргә төшүен хәбәр итә. Аннан соң солдатлар белән фотога да төшә. “Галәмдә куркыныч булдымы?” – дип сорадык без аннан. “Төрле вакыт булды”, – дип җавап кайтарды ул. Артыгын сөйләмәде. Күрәсең, ярамагандыр. Безнең өчен ул көтелмәгән хәл булды”.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Космонавтика көненә багышланган күргәзмә апрель ахырына кадәр эшләячәк.
Резедә Хәкимҗанова