Язның матур мизгелләренең берсе – җылы якларга киткән кошларның туган якларга кире кайтуы. Аларны каршы алу, кайтышларына уңайлы оялар ясау – күпләрнең яратып башкарган эше.
Әнә шул уңайдан сайтыбызда “Иң матур сыерчык оялары” бәйгесе узды. Барысы 38 катнашучы 10 көн дәвамында үзара көч сынашты. Берсеннән-берсе матур фотолар һәм аларның берсеннән-берсе уңган хуҗалары һәркайсы җиңүгә лаек иде. Фотолардагы сыерчык ояларының кайсылары алдынгы урынга чыгуын сайтыбыз укучылары биргән тавышлар билгеләде.
Шулай итеп, иң матур сыерчык оясы ясаучылар дип түбәндәгеләр танылды:
1 урын – Арчадан Булат Усманов (4406 тавыш)
2 урын – Курса-Почмактан Сәгыйрь Фәсхиев (3845 тавыш)
3 урын – Тылаңгырдан Булат Гайфуллина (3739 тавыш)
Бәйге шартлары буенча 3 урын гына билгеләнергә тиеш иде. Тик тавыш бирүнең ничек кызу һәм азарт белән баруын һәрдаим күзәтеп тордык. Аеруча дүрт катнашучы берсен-берсе узып алдынгы урыннар өчен көрәште. Нибары 98 тавыш белән генә калышучы Югары Мәтәскә авылыннан Ислам Йосыповны да 3641 тавыш белән 4нче урын биреп, җиңүчеләр исәбенә кертергә булдык.
13 апрельдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк төбәк идарәсе бинасына катнашучылар һәм аларның әти-әниләре чакырылды. Бәйгенең иганәчесе булган районыбызның экология һәм табигый ресурслар идарәсе алдынгы катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Идарә җитәкчесе Ленар Касыймов сүзләренчә, бәйгедә катнашкан һәр катнашучы җиңүгә лаек. “Бәйге барышын мин дә күзәтеп бардым. Барлык сыерчык оялары да үзенчәлекле һәм матур иде. Тик тавыш бирү булгач, җитезлек һәм тавыш бирүчеләр саны зур роль уйнады. Җиңүчеләргә генә түгел, һәр катнашучыга да рәхмәт сүзләрен җиткерәм, табигатьне саклауга һәм матурлауга керткән өлешләрен югары бәялим”, – диде ул чыгышында.
Җиңү яулаган малайлар һәркайсы башлангыч сыйныфларда укыйлар. Кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучы кечкенә райондашларыбыз бу җиңүләре өчен әти-әниләренә рәхмәтле. “Сыерчык оясын әти белән бергә ясадык. Бәйгедә катнашырга дип фотога төшерүче дә әтием. Минем бик тә җиңәсе килде, чөнки оябыз бик матур килеп чыкты”, – диде беренче урын иясе Булат. Ясаган ояны алар сарай түбәсе кырыена элеп куйган. Сыерчык-
лар да шул көнне үк диярлек килгән ояга.
“Без фотоны иң соңгылардан булып җибәрдек. Иң авыры һәм шул ук вакытта иң кызыгы тавыш бирү этабында башланды. Кемнәргә генә шалтыратмадык, кемнәр белән генә танышмадык, онытылып беткән туган-тумачалар белән яңадан аралаша башладык. Чын мәгънәсендә ярыш булды бу. Иртәбез шуннан башланды һәм кичкә кадәр ничек күбрәк тавыш җыярга дигән уй белән йөрдек. Безнең өчен тавыш биргән һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм”, – дип бәйгедән алган хис-тойгылары белән бүлеште өченче урынны алучы Булатның әнисе Эльвира Гайфуллина.
Курса-Почмактан килүче Фәсхиевлар гаиләсе дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Табигатьне саклау, тирә-яктагы матурлыкны күрә белү һәркемнең бурычы. Шушындый тәрбияви бәйге оештырганыгыз һәм балаларны истәлекле бүләкләр белән куандырганыгыз өчен иганәчегә һәм “Арча хәбәрләре” газетасына рәхмәт. Яңа бәйгеләр көтеп калабыз”, – диде алар.
Бүләкләү һәм котлау чарасы әнә шулай җылы һәм ихлас теләкләр белән үрелеп барды. Сайтыбызны һәм социаль челтәрләребезне күзәтеп барыгыз, бәйгеләребез даими булып торачак.
Гөлнур Миннебаева