Солдат йөрәге озакка түзми

2013 елның 21 июне, җомга
Солдат йөрәге озакка түзми
Штерә авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Гомәр Һадиев сәяси репрессия корбаны. 2003 елда исеме аклана. Үзе дә, хатыны Галимә дә бу турыда белми үлеп китә. Быел 9 Май алдыннан тантаналы шартларда авылның сугышта үлгәннәр һәм хәбәрсез югалганнар обелискына Гомәр Һадиевның исеме өстәлә.
Штерә Казанга бару ягында, олы юлдан эчкә кереп, бик матур урында урнашкан. Якында гына урман, җиләге, шомырты, чикләвеге, дигәндәй... Һавасын сулап туеп булмый. Шушы җанга рәхәт урында нибары 28 ел яшәп кала Гомәр.
Штерә буйлап атлыйм, ә күңел яшьтән әрәм булган Гомәрләр буынын кызганып әрни, урамнар да аларны юксына сыман. Аларның балачагы, яшьлек еллары шушында үткән, гаилә корып, балалар үстереп, матур киләчәк турында хыялланганар. Көннәрдән бер көнне бар да чәлпәрәмә килә... Атка төялешеп, бер кайтмасак бер кайтырбыз, сау булыгыз туганнар, дип җырлашып–елашып, сугышка китәләр. Шул китүдән Гомәр кире кайтмый... Аның әрнү–сагышлары сеңгән фронт хатлары әле дә саклана.
Гомәр абый турында сорашырга инде авылда аны яхшы белгән өлкәннәр дә калмаган, ярый әле кызы Фаянур исән–сау. Ул да әтисен хәтерләми, чөнки 1941 елның гыйнварында туган, әтисе сугышка киткәндә 6 айлык бала булып кына калган. “Әтине белүчеләр, әйбәт кеше иде, дип искә ала иделәр, — дип сөйли Фаянур Сираҗиева. — Без өчәү үстек. Бер абыем Марс шахтада эшләде, Кемеровода гомер итеп вафат булды. 1938 елгы Илдар абый Грузиядә армия хезмәте үткәндә яшьли әрәм булды. Сәбәбен дә белмәдек. Ашабаштан Наил исемле егет белән хезмәт итте. Безнең абый ни сәбәпле үлде, дип сорадым, әле әйтергә ярамый, соңыннан диде, инде ул да вафат. Абый авылдашыбыз Фаил белән дә бергә хезмәт итте. Серне аннан сорыйсы бар әле...” Бу хәл 1958 елда була. Башка сыймас хәсрәтләрне әниләре Галимә апа ничек күтәргәндер, бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Кайгы өстенә кайгы, монысы тагын бер Галимә апа башына!
Әсирлеккә эләккән Гомәрне хәрби трибунал “немец шпионы” дип гаепләп, хәтта үлем хөкеме чыгарырга омтыла, әмма солдатның намуслы хезмәт итүен, ике тапкыр яралануын исәпкә алып, 1943 елның августында хәрби трибунал карары белән Гомәр Һадиев 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Мондый күңелсез хәбәрнең авылга килеп ирешүе, өйләреннән Гомәрнең киемнәрен, самавыр, ястык, мендәр ише әйберләрне, кәҗәне алып чыгып китүләре гаиләгә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Ана йөрәгенә бар да сыйган... Балаларга да төшә аның күләгәсе. “Пионерга алмадылар, — ди Фаянур ханым. — Ятимнәргә киемнәр бирерләр иде, безне читләтеп үттеләр, пособие дә эләк-мәде”. Балалар арасында сатлыкҗан кызы, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә.
“Әти турында әнинең сөйләгәнен хәтерләмим”, — ди Фаянур. Азмы–күпме бергә яшәгән иренең “немец шпионы” булуына ышанмаса да, бу турыда бөтенләй сөйләшми. Барысын да эченә йота. Дәшмәү алтынга тиң. Балаларны кеше итәсе бар. “Әни бик тырыш булды, — дип сөйли Фаянур ханым.—Эштән кайтып кермәде. Ничек чыдады икән Галимә, дип әйтерләр иде... Ашарга юк, абыйлар черек бәрәңге җыеп кайтырлар иде... Октябрьдә яланаяк мәктәпкә барабыз. 5 сыйныфка җиткәч, ике кулга ике чиләк бәрәңгене күтәреп, 12 км араны үтеп, поездга төшәбез, аны Казанда сатып кайтабыз. Төнге сәгать 12дә чыгып китәр идек. Поездга өлгерәсе бар бит. Урманга менеп чиләкләп шомырт, чикләвек җыеп төшәбез дә, Казанга сатарга чыгып китәбез. Шулай итеп, үзебезгә киемнәр алырлык акча эшлибез”.
Фаянур ире Ризван белән 5 бала тәрбияләп үстерә. Әнисе, ире, улы вафат. Балаларының өчесе укытучылар. Бер кызы Гөлнар Штерәдә тормышта. Үзе кышын авылда калмый. Ялгызың кыен, дип, кышка Казанга укытучы кызы Зөбәрҗәткә китеп бара. Балачактан сатлыкҗан кызы исемен күтәрү, ятимлек белән җәрәхәтләнгән күңел ярасына дәва юк икән. Ул вакыйгаларны вакыт юган кебек тоелса да, алар искә төшсә, күңелне ачыттыра.
Галимә апа ничек түзгәндер, дибез, илен дошманардан сакларга киткән Гомәр үзенә тагылган кара исемне ничек күтәргән дә, эзәрлек-ләүләргә ничек чыдаган икән?! Бу хәбәрнең авылга килеп ирешәсен, зыяны гаиләсенә дә тиясен уйлап, йөрәге белән аңлап, гаҗизләр булгандыр... Солдат йөрәге озакка түзми. Авыр хезмәттән, ач тормыштан, туберкулез чиреннән 1945 елда үлә. Кабере—Вологда өлкәсенең Пришекна районы Никольское авылында. Штерә зиратында, якыннарының кадер–хөрмәтен тоеп, авыл сандугачларының сайраганын тыңлап ятарга тиеш тә бит, аяусыз сугыш күп язмышларны харап итте шул. Сугышларны башка күрергә язмасын!
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International