Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яшисе килә әле
2013 елның 21 июне, җомга
Яшисе килә әле
Мирҗәм авылында улы Рафил, килене Рушания кадер–хөрмәтендә яшәүче Бибисара Корбановага 90 яшь. Район вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинның чираттагы котлау хатын юбилярга тапшырдылар.
Без килгәндә Бибисара апа Апаз авылында кызы Фәридә Котдусовада кунакта иде. Өйләренең гүзәллегенә баскыч төбеннән үк соклана–соклана эчкә үттек. Бибисара апага, гомере булып, нинди матурлыкларны күрергә, уңайлыкларда яшәргә язган. Үзе дә әле, сөбханалла, ил белән бергә ни генә кичерсә дә, тормыш кыйналуларына бирешмәгән. Нәселең нинди була да, Аллаһы Тәгалә ничек яралта бит. Әнисен “дәү Гайшә” дип йөрткәннәр. Бибисара апа да гәүдәгә озын, нык кеше. Малайлары да үзенә ошаган. Гадәттә нык гәүдәлеләргә бүрәнәнең юан башы, эшнең авыры эләгә. Буең бар, диделәр дә, эшкә куып тордылар, ди Бибисара апа. Сугыш башланганда ул Бөгелмәдә юл эшендә була. “Шалашта йоклап ята идек, килеп әйттеләр,— ди ул коточкыч хәбәрдән туган мәхшәрне күз алдына китереп. – 13 июльдә бетереп кайттык. Аннан кыш буе урман эшендә, кайткач, Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Кыш көне караңгыда чыгабыз, җир туңган, каты, аны балталар, ломнар белән чаба–чаба куллар калмый... Чабата бетте. Казанга кадәр ат белән оекчан кайттым. Аякларым өшегән иде... Колхозда баш конюхны кулга алдылар. Мине баш конюх итеп куйдылар. Аннан—бригадир. 7 ел, тормышка чыкканчы, бригадир булып эшләдем. Һай, ул вакытлар...” Сүз өзелде.
Олы тормыш юлы үткәннәр, гадәттә, ничек булган—шуны сөйлиләр, вакыйгаларны күпертеп, матурларга тырышмыйлар. Сугыштан соң кулы эш белгән Җәләлетдингә, утыны белән ипиенә кызыгып бардым, үзәккә үткәнгәдер инде, ди Бибисара апа. Заманасы нинди бит! Ярый ла Бибисарага авылдашы Җәләлетдин насыйп булган, ялгызлыкта гомер кичергән кыз–әбиләр әллә азмы?! Җәләлетдин армиядә 7 ел хезмәт итә. Сугышта әсирлеккә эләгә. Әсирлектә 32 кг.га кала, ничектер җае чыгып, суга сикереп, йөзеп, үз ягыбызга кайткан, ди Бибисара апа. Тормыш итәргә әйбәт кеше була ул. 10 баладан 7се исән–сау үсә: Нәридә, Фаил, Наил, Хәлил, Халидә, Фәридә, Рафил. Малайларның дүртесе дә армиядә хезмәт итеп кайта: Польша, Германия, Хабаровск, Киров... “Берәү дә әйтә алмас Җәләлетдин балалары тәртипсезләр дип, тәртипле булдылар”, – ди Бибисара апа. “Әти бик кешелекле, эшле кеше иде,—дип сөйли кызлары Фәридә (укытучы).—Кулыннан бар нәрсә дә килә иде. Бик төгәл, хасиятле, оекбашларга кадәр ямады, бик тәмле итеп дерелдәвек ясады, әнигә бер сыер саудырды ул, көндәлек кирәк–яракларны (уклау, тукмак һ.б.) ясап куяр иде. Бертуганы Җамал абый белән авылдагы зиратны, чишмәләрне, улакларны карап торды”. Әтиләренең кулга осталыгы балаларына да күчә. Карадуганда яшәүче Наилгә агач эшендә тиңнәр юк. Ул армиядә хезмәт иткән вакытта спортның самбо төре буенча ярышларда катнашып, бер чемодан Мактау грамоталары белән кайта. Аның улы Рамил көрәшче. Хәлилнең дә улы көрәшә. Көрәшчеләр нәселе, дисәк тә була.
— Аллага шөкер, тигезлектә 53 ел гомер иттек,— ди Бибисара апа.—Җәләлетдин 85 яшьтә китеп барды...
Тормышта төрле вакыт була. Гаиләдә балаларның тууы сөенечләр дә, бетмәс–төкәнмәс мәшәкатьләр дә алып килә. 7 бала. Һәркайсын укытасы, кеше итәсе бар. Ярый әле кайнанасы Бибифәсәхәт балаларга күз–колак булып тора. “Начар иде өебез, Аллага шөкер, өй дә җиткереп чыктык—бар да булды, — ди юбиляр.— Яшисе килә әле, гомер иткән дә кебек түгел”.
Мәктәптә техничка булып эшләп пенсиягә чыга. Инде ул көннән дә 35 ел вакыт үткән. “Әни безнең бик йомшак күңелле, бала җанлы кеше, әти дә бик әйбәт иде”, — диләр балалары.
Яшем 90да дип тик утырасы килми Бибисара апаның. Оекбашлар бәйли, җәен каз бәбкәләре саклый. Бүген дә ул, үзем кунакта, бәбкәләр кайда йөри икән, дип хафалана...
Румия САТТАРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз