Курса егетләре мәчет сала

2013 елның 21 июне, җомга
Курса егетләре мәчет сала
Арча ягы мәгърифәтчеләре арасында Габденнасыйр Курсави күренекле урын тота. Ул туган авылы Югары Курсада мәдрәсә ача, 1794–1808 елларда шушы авыл мәчетенең имам–хатыйбы, мәдрәсәнең мөдәррисе була.
Кызганычка каршы, әлеге бөек шәхеснең тормыш юлы, эшчәнлеге аз өйрәнелгән, аның белән бәйле урыннар татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре исемлегенә дә кертелмәгән. Совет чорында мәктәп булып торган мәдрәсә бинасы да җимерелеп бара.
Быел Сабантуйлар алдыннан Югары Курсада күңелле вакыйга булды — әлеге тарихи бина белән янәшәдә яңа мәчеткә нигез салынды. Тантанага кеше күп җыйналды, кунаклар да шактый иде.
— Күптән көткән вакыйга бу, — диде Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина тантананы ачып. — Әлеге мәчетне шушы авылда туып–үскән Илһам Хисамиев салдыра, проекты каршыгызда, бик матур бина булачак ул.
Җирлек башлыгы Сарай–Чокырчада, Аланда мәчетләр эшләвен әйтеп үтте. Сарай–Чокырчада эшмәкәр Эниль Габделхаков зур өлеш керткән, Урта Курсада Вәдүт Вафин мәһабәт мәчет бинасы салдыра.
— Мондый игелекле якташларыбыз кайчан килеп чыгар дип көткән идек, — диде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. — Ходайның рәхмәте белән ул көн килде.
Киләчәктә Курсави мәд-рәсәсен төзекләндерү, анда яңадан мәдрәсә ачу, музей булдыру күздә тотыла.
Хәзерге вакытта “Курса авыллары тарихы” дигән китап чыгару буенча эш бара.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International