Хезмәт кешесе — авылның күрке

2013 елның 21 июне, җомга
Хезмәт кешесе — авылның күрке
“Татарстан” агрофирмасы” ширкәте механизаторы Габделфәрит Зыятдинов быелгы Сабан батырларының берсе.
Аның белән без Иске Чүриледә урнашкан машина–трактор паркында очраштык. Кабинасындагы радиоалгычтан агылган җыр астында “корыч айгыр”ын төзекләндерү белән мәшгуль иде ул.
“Арча” радиосын тыңлый икән.
— Җыр–моңны бик яратам, аеруча “Арча” радиосында яңгыраганнарын. Шуңа күрә эшләгәндә дә гел радио тыңлап йөрим, — диде ул күрешкәндә елмаеп.
Габделфәрит абыйның үзе иярли торган “Нью Холланд” янына басып әңгәмә кора башлагач, озын буйлы мөлаем игенченең дә биниһая зур трактор янында кечерәеп калуын күреп, ничек йөрәксенеп эшли икән дип гаҗәпләнүемне яшермәдем. Ә ул янә тыйнак кына елмайды.
— Ияләнгәч, зурлыгы сизелми дә аның. Ардырмый монда, тузан, тавыш керми, эшләргә җиңел. Башта куркытты, әлбәттә, чит ил техникасы бит, укыткан, өйрәткән кеше булмады. Алты ел эшләгәч, хәзер ияләнелде.
Зыятдиновлар гаиләсе Иске Чүрилегә Кенәр ягыннан килеп урнашкан. Яшьтән “техника җене” кагылган Фәрит абый (авылдашлары аны үз итеп шулай дәшә) хезмәт юлын Кенәр РТСында шофер булып башлап җибәрә. Аннан, балаларының киләчәген уйлап, мәркәзебезгә аз булса да якынайыйк, юл өстендәге авыл дип бирегә күчеп килә гаилә. “Авыл җирен яраткач, шәһәргә һич китәсе килмәде”, — ди үзе. Тырыш игенче шактый еллар “Дон” комбайнында хезмәт куя, игеннәрне җыеп алуда да алдынгылыкны бирми.
Балачакта малайларның күбесенең күңел түрендәге хыялы тракторчы яки шофер булудыр, мөгаен. Бигрәк тә авыл баласының. Чөнки алар кечкенәдән техниканы күреп, кайберләре хәтта утырып, өлкәннәр алдында рулен дә тотып йөрү бәхетен татый бит. Фәрит абый да малай чагыннан абыйсы, аннан бераз үсә төшкәч колхозда сезонлы эшләр вакытында йөк төяүче булган әтисе янында йөреп техникага күңелен сала. Мәктәптән соң кая барырга дип уйлап та тормыйча, Үрнәк училищесына укырга китә. Аны бетереп кайтканнан техника руле артында ул.
Алдынгы булу өчен ничек эшләргә кирәк соң? Шул сорауны Фәрит абыйга бирәм. “Үзеңне жәлләмичә көн–төн эшләргә, тырыш булырга, техниканы гел карап торырга кирәк”, — ди 40 елга якын хезмәт куеп, эшен биш бармагы кебек яхшы белгән игенче.
Гомерендә үзенең ничә ел Сабан батыры булуын да санаганы юк икән Габделфәрит Зыятдиновның. Шулайдыр, ел әйләнәсе хезмәттә булган кешенең уңышларына сөенеп утырырга вакыты каламыни? Язгы чәчү, көзге кыр эшләре кебек, бер көне ел туйдырырга мөмкин көннәрдә көнне–төнгә ялгап эшләргә туры килә. Әле алай гынамы? Ихата тулы мал–туар, олы улларына авылда йорт җиткереп киләләр. Саный китсәң...
Быелгы язгы кыр эшләрендә Фәрит абый тәүлеккә өч сәгать кенә йоклап, 15–20 көн чәчүдә булган. Чөнки кулалмашы юк, берүзе эшли. Быел гына улы Фирзәр бераз булышкан. Әтисе юлын сайлаган төпчеге абыйлары сыман шәһәргә китүне карамый, авылны яратуы аны да җир эшенә тарта. Агросәнәгать көллиятен тәмамлап кайткач “МТЗ” тракторында эшли башлый. Бүген ул печән җыюда. Фәрит абый исә, язгы эшләре беткәч берара техникасына карау уздыра да, аннан янә кырга. Баксаң, шул арада көз якынлашкан, игеннәрне җыеп алыр чак җиткән икән. Ә игеннән бушаган басулар кабаттан эшкәртү көтә, көзге культураларны чәчәргә җир әзерләргә кирәк.
Хыялый җанлы да икән Фәрит абый. Музыка астында эшләве генә җитми, яз көне таң атканда ял итәргә туктап, кошлар сайравын тыңлап хозурлана, ә таң аткан чактагы сихри мәлгә сокланып тору берара тормыш мәшәкатьләреннән арындыра. Аның күңел халәтен әңгәмә барышында табигать матурлыгы турында ихластан яратып сөйләве “чиште”.
Намуслы, кешегә игътибарлы булуы белән Фәрит абый авылдашлары арасында ихтирам казанып яши. Җитәкчеләргә дә андый кешеләр белән эш-ләве рәхәт. Шуңадыр, гараж мөдире Илһам Мингалимов аны мактап туя алмый: “Нинди генә эш кушсаң да, эретеп ябыштырумы, токарь эшеме, тимер–томыр турында әйткән дә юк, барысын эшли”, — ди.
Авылларның яшәеше әнә шундый тырыш, булдыклы, тыйнак хезмәт кешесе белән матур. Шул матурлык алдында баш иеп, аны саклап яшәргә иде.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International