Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Парлы гомерләргә ни җитә
2013 елның 21 июне, җомга
Парлы гомерләргә ни җитә
Федоровлар — үз авылларында гына түгел, күрше–тирә авыллар өчен дә үрнәк гаилә. Быел февральдә Николай абый белән Валя апа якыннарын гаиләләренең 50 яшьлек юбилеена җыйды. Бер–берсен хөрмәт итеп, “апа, абый” дип дәшкән татарлар арасында яшәгәнгә, авыл халкы аларны да якын итеп “Николай абый, Валя апа” дип дәшә. Гәрчә, Валентина Владимировна рус милләтеннән, Николай Иванович керәшен булса да.
НИКОЛАЙ АБЫЙ
Һәр көне хәрәкәттә үтә аның. Иртән чыгып китә дә, әбәткә генә кайта, әбәттән соң кичкә кадәр тагын хезмәттә: яшь белгечләргә, төрле уку йортларында белем алучы студентларга киңәшләре белән ярдәм итә, техникасы ватылып, таба алмаучыларга сәбәбен ачыклап, төзәтергә булыша, буш вакыты калса, гозер белән килгәннәргә чардуганнар ясый.
Хезмәт кенәгәсен ачып карасаң, 43 елдан артык стажы бар Николай абыйның. Ә хезмәт урыны — ул эшләгән дәвердә берничә тапкыр исемен үзгәрткән бүгенге Арча агросәнәгать көллияте. 19 яшендә Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап килгән егет хезмәт дәверендә бер–берсенә якын булган дистәдән артык фән укытып, механизаторлар әзерләп чыгаруда көчен куя.
Теләче районының Иске Карбаян авылына илгә дошманнар басып керү турындагы авыр хәбәр килгәндә, Коляга әле өч тә тулмаган иде. Ә нужа “бабай”ның йөген тарта башларга шул яшь тә җитте, авылдан чыгып киткәнче тормыш арбасына җигелергә туры килде.
Хәерчелек, ачлык яшь булып капланып күзләрне ачыттырып, җанның нечкә кылларын әрнетеп авырттырса да, күңелнең хыял томанын каплый алмады, йөрәкне һәрвакыт ниндидер якты киләчәк барлыгына өметләндереп торды. 1956 елны комсомолга керергә район үзәгенә чабата киеп барганда да Николайны яшерен хыяллары әйдәп йөртте. Белемгә омтылган улын әнисенең бар көчен куеп хуплавы да зур ярдәм булды шул: Чистайга укырга баруына да каршы килмәде, киресенчә, фатир хуҗасына түләүләрне киметү өчен мендәрләр тутырып җибәрә торган иде.
Укытучы хезмәтен гомере буе яратып башкарды Николай Иванович. Үзвакытында төрле җитәкче урыннары тәкъдим итсәләр дә, һөнәренә хилафлык китермәде, яраткан эшеннән тәм табып яшәде, шуңа күрә хезмәте дә тиешенчә бәя-ләнде. “Хезмәт ветераны”, “Фидакарь хезмәте өчен” медале, Россия Фән һәм мәгариф министрлыгының Почет грамотасы иясе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Николай Федоровның методик эшләнмәләрен Татарстанда бүген дә кулланалар.
ВАЛЯ АПА
Николай белән танышканда Валяга 16 яшь кенә иде. Училище ашханәсендә эшләүче кызны Николай бер күрүдә ошатты да, үзенә гашыйк итеп тә куйды. Кызның чибәрлеге генә әсир итеп калмый егетне, татарча тәмле итеп сөйләшүенә эри дә китә. Өстәвенә, тырыш, булган да үзе.
Тырышлык әтисез үскән кызның каныннан килә шул. Фронтта яраланып кайткан әтисенең 1944тә фаҗигале һәлак булуыннан соң туган Валя кечкенәдән кул арасына кереп, сарыгын да, хәтта дуңгыз көтүен дә көтте, 7не бетергәч ялланып бала да карады. Барысы 40 елга якын хезмәт стажы бар аның, шуның эченә кибетче, училищеда склад мөдире булып эшләгән еллары да сыйган.
Моңлы булып үсте ул, яшүсмер елларында клубтагы концертларга кайберәүләр аның җырлавын тыңлар өчен генә килә иде. Соңыннан шул кайберәүләрдән берәү — Николае гына калды, гомере буе аңа гына бар күңел җылысын, моңнарын багышлады Валентина.
“50 ЕЛ 15 ЕЛ ГЫНА КЕБЕК”
Алар — тирә–юньдә хөрмәт казанып яши. Матур гаилә булып, гомерләрен намуслы хезмәткә багышлап, ике кыз бала үстергән ата–ана. Кызлары икесе дә әтисе һөнәрен сайлаган, педагогика институтын кызыл дипломга тәмамлаганнар. Людмила Түбән Камада балаларга белем бирсә, Светланалары Арчаның 5нче гимназиясендә укыта. 3 оныклары бар әби–бабайның. Алар да нәселнең данын дәвам иттереп, югары уку йортларыннан кызыл диплом алып чыгалар.
Федоровларның 50 еллык гаилә тарихына кереп киткәч, мәхәббәт турында сүз катмый булдыра алмадым. “Мәхәббәт сүрелми икән, — диде Валя апа, — яшь чакта ничек булса, әле дә шулай. Хәзер көчлерәк тә сыман, чөнки бергә гомер иткән кеше аеруча кадерле. 50 ел вакыт 15 ел кебек кенә узды да китте. Николай минем өчен иптәш тә, әти кеше дә булды. Тормыш итү кыр кичү түгел, ди халык мәкале, безнең дә тормыш гел аллы–гөлле генә булып бармады, ләкин бер–беребезгә юл куя белдек”.
Бер–береңнең кадерен белеп, ихтирам итеп яшәгәндә генә үрнәк гаилә төзеп була шул. Әнә бит, Николай абый да үзенең уңышларында, сәламәтлеген саклауда Валясының өлеше чиксез булуын әйтә.
Алар һәрчак бергә: бакчада эшлиләр, урманга гөмбәгә, җиләккә йөриләр. Бер–берләренә “әби, бабай” дип дәшүләренә дә җылылык, хөрмәт салынган. Алар белән бер очрашып сөйләшү рухи күтәренкелек бүләк итте.
Безне урамга кадәр чыгып озатып калдылар. Кояшның көләчлегенә аларның да елмаюы кушылгач, дөнья тагын да ямьләнеп киткәндәй булды. Шулчак алтын туй ияләренең тормышын кояшка тиңлисем килде: тирә–юньдәгеләргә нур чәчеп, җылылык бөркеп торучы матур яшәеш.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ТКХ мәсьәләләрен бер кушымтада хәл итегез
» Дәүләт хезмәтләре йорты " - торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымта. https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom Кушымтаның кайбер функцияләре: счетчикларның теләсә нинди төре булган барлык объектлар буенча мәгълүмат тапшырырга; үз онлайн җыелышларында тавыш бирергә; йорт чатына кушылыгыз, күршеләр һәм бергәлекләр белән танышыгыз уртак мәсьәләләрне хәл итегез; торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә (квитанцияләр автомат рәвештә төзелә, сумманы үзгәртергә мөмкин); кунакка керү мөмкинлеге бирергә (күрсәтмәләрне тапшырырга һәм счетны туганнары яисә арендаторлар түләргә мөмкин); идарәче оешмага гаризалар җибәрергә (җавап 10 эш көне эчендә килә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз