Соңга калмагыз

2013 елның 21 июне, җомга
Соңга калмагыз
19 июньдә Теләче районында үткәрелгән зона киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов 26 июньгә кадәр бөртекле культураларны кыяктан тукландыру, корткыч бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклау чаралары күрүне таләп итте.
Моның өчен җитди сәбәпләр бар. Иң зур проблема — туфракта дым булмау, коры һава тору. Июньдә күп урыннарда яңгырларның юньләп яуганы юк. Үсемлекләрнең тамыр системасы зәгыйфь, икенчел тамырлар юк диярлек, тармаклану чикләнгән, ян тармаклар егыла бара.
Дым аз һәм тамырлар зәгыйфь булганга, өстәмә тукландыру вакытында бирелгән ашламалар да шул килеш ята. Эссе һәм коры һава корткычлар һәм авыруларның киң таралуына китерде. Кыяк авырулары һәм корткычлар зарарлау болай да аз калган дымның парга очуын 2,5 тапкыр арттыра.
Авыруларга һәм корткычларга каршы көрәшмәсәң тулы кыйммәтле орлык һәм азык–төлеккә яраклы бөртек алып булмаячак. Республикада фураж ашлыгы запасы да юк, мәсьәлә бик җитди. Ашлык бик кадерле. Быелгы уңышны үстерү өчен бюджеттан 11 млрд. сум ярдәм күрсәтелде инде. Моннан соң андый мөмкинлекләр булмаячак.
Шундый шартларда нәрсә эшләргә? Әлеге киңәшмәдә бу сорауга җавап та бирелде. Шулар нигезендә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов имзасы белән хуҗалыкларга тәкъдимнәр җибәрелде.
Иң беренче итеп барлык чәчүлекләрне тикшереп чыгарга, югары уңыш бирү мөмкинлеге булган басуларны билгеләргә. Шул ук вакытта авырулар һәм корткычлар белән зарарлану дәрәҗәсенә, финанс мөмкинлекләренә карап эшкәртү ысулларын сайларга.
Кирәкле агрохимикатларны сатып алырга һәм кичекмәстән чәчүлекләрне эшкәртүгә керешергә. Агрохимикатлар бар, аларны китереп тә бирергә мөмкиннәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы филиалы белгечләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм күрсәтергә әзер.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International