Сугыш, бәла, мәхәббәт һәм яшьлек

2022 елның 6 мае, җомга

Бүген Үзәк китапханәдә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан әдәби салон үз ишекләрен ачты. Чара барышында китапханә хезмәткәрләре Минһаҗева Гөлназ һәм Яхина Илсөяр шигырьләр укыды. Җырларны Арчаның 2 нче номерлы мәктәп укучысы Хәнәфиев Данил һәм китапханә хезмәткәре Рилә Абдрахманова башкардылар. Китапханәче студентларга сугыш турында җырлар һәм шигырьләр иҗат итү тарихын сөйләде, соңыннан бергәләп "День Победы" җырын башкардылар.

Чара ахырында студентларга Георгий тасмалары тапшырылды һәм китапханәче тагын бер кат солдатларның батырлыгы турында, аларның безгә тыныч күк йөзе бүләк итүләрен искә төшерде,. Халык хәтерендә миллионлаган кешеләрнең батырлыгы мәңгегә калачак. Җиңү көне - ул буыннарны берләштерүче бәйрәм! Без хәтерләгәндә үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклауга баскан каһарманнар исән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International