Хөрмәтле Арча районы халкы!

2022 елның 6 мае, җомга

Бүген безнең уртак Бөек Җиңү турындагы истәлекләрне саклап калу бик мөһим. Әлеге истәлекле дата алдыннан «Хәтер китабы» акциясе башланып китте. Һәркайсыбызның Бөек Ватан сугышында катнашкан туганы - сугышчылар, партизаннар, тыл хезмәтчәннәре бар. Аларның фамилиясен, исемен, әтисенең исемен һәм яшәгән елларын күрсәтеп, фотосурәтләре (10 х15 яки 9 х13) белән уртаклашыгыз, ата-бабаларыгызның истәлеген мәңгеләштерегез.   

        Акция 5 майдан 9 майга кадәр уздырыла.

 5 май көнне Укучылар сараенда 8дән 17 сәгатькә кадәр;

 6 май көнне Арча сәнгать мәктәбендә 8дән 17 сәгатькә кадәр;

 7 май көнне Арча үзәк китапханәдә 8дән 17 сәгатькә кадәр;

 9 май көнне Банк урамында («Апрель» даруханәсе каршында) 9.00 сәгатьтән башлап.

Сезнең тарих гомуми Хәтер китабына керәчәк һәм аны «Казан арты» тарих-этнография музеенда карап булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International