“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында эшләнде ул.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү максатыннан, халыкны социаль яклау бүлегенең “Мәрхәмәтлек үзәге”ндә тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу буенча хезмәтләр башкарыла.
Техник чаралар авыр тормыш хәлендә калган һәм вакытлыча карауга, тернәкләндерүгә мохтаҗ булган гражданнарга табиб тәкъдим иткән чорга бирелә һәм вакыт үткәннән соң социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә кире тапшырыла.
2021 елда Арча районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантлары бәйгесендә катнашкан һәм тернәкләндерү техник чараларын алу өчен 66 мең сум күләмендә акча откан. “Мәрхәмәтлек үзәге” – проектның партнеры. Грант акчасына күп функцияле карават, матрас, кресло-коляскалар сатып алынган. Тернәкләндерүнең техник чараларын алган гражданнар белән алардан файдалану буенча консультацияләр һәм укулар үткәрү мөмкинлеге дә бар.
Прокат пункты ял көннәреннән тыш көн саен 8дән 17 сәгатькә кадәр Арча шәһәре, Банк урамы, 6в йорт адресы буенча эшли.
Белешмәләр өчен телефон: 3-31-82.