24 мартта кичке тугызынчы яртылар тирәсендә Казан-Малмыж юлының 65нче километрында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “ВАЗ-21074” машинасын тоткарлыйлар.
Йөртүчесе 1974 елгы Рөстәм Абдуллин алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган була.
Моның дөреслеген “Юпитер” махсус приборы нәтиҗәсендә ачыклыйлар. 12 апрельдә булган җәмәгать суды аны Россия Федерациясе Хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип тапты.
Хәзер аңа 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Җәза моның белән генә бетми әле, ул ел ярымга транспорт белән идарә итү таныклыгыннан да мәхрүм ителә.