“Арча” спорт комплексында футбол белән шөгыльләнгән 2013 елгы малайлар Аксубайга ярышка бардылар.
Тренерлары Ринат Насыйбуллин. 24 апрельдә әти-әниләре “Кечкенәләр бит әле, ничек барып кайтырлар, ничек уйнарлар”, – дип, борчылып озатып калдылар. Кайбер әти-әниләр дә иярде балаларга. Уен вакытында җанатып тордылар. Ә монда калганнар телефон аша элемтәдә булдылар. 25 апрельдә ярышлар башланды. Күңелле хәбәрләр бер-бер артлы килә башлады. Әти-әниләр күккә сикерде! Һәр уенны борчылып көтеп тордылар. Һәм менә – соңгы нәтиҗә. Арчаның “Торнадо” командасы Татарстан Республикасының күчмә кубогын алды! Котлыйбыз! Командада менә кемнәр уйнады: Әскәр Вафин, Кәрим Закиров, Айзат Мәрдәнов, Марсель Мотыйгуллин, Азамат Мөхәммәтгалиев, Диас Хәкимов, Сөләйман Хурамшин, Камил Шакиров, Ранель Шәрәфиев, игезәкләр Мурат Юзаев һәм Зәринә Юзаева. Молодцы! Уңышлар!
Арчада аларны “Арча” спорт комплексы янында шарлар белән каршы алдылар. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров, “Арча” спорт комплексы бүлеге җитәкчесе Рәдис Йосыпов, балаларны котлап, уңышлар теләделәр. Футбол буенча Татарстан кубогын алу – район тарихында беренче тапкыр иде. Котлыйбыз! Һәм уңышлар телибез! Мондый футболчылар белән ерак барып була.
Румия Саттарова