27 апрельдә Яңа Кырлай авыл җирлегендә Иҗтимагый совет көне үткәрелде.
Яңа Кырлай авыл җирлегенә сигез авыл керә: Югары Бирәзә, Иске Йорт, Күкчә Бирәзә, Яңа Иябаш, Пионер, Өчиле, Чиканас һәм Яңа Кырлай. Газинур Сәфәров шушы авыл җирлегендә 2006 елның языннан эшли, авыл җирлеге мәсьәләләрен кайгыртып, үсешенә сөенеп йөри.
Без, Иҗимагый совет әгъзалары, Яңа Кырлай ял итү комплексында, мәктәбендә, балалар бакчасында, фельдшер-акушерлык пунктында, мәдәният йортында, китапханәдә, почта бүлегендә, “Кырлай” агрофирмасының яшелчә саклау комплексында, Габдулла Тукай музеенда булдык, Яңа Иябаш авылында яшь белгечләр өчен төзелгән яңа йортларны күрдек.
Җирлектә 1717 кеше яши, 564 хуҗалык бар. Узган ел 12 бала туган, 32 кеше бакыйлыкка күчкән, 11 пар өйләнешкән, 2се таркалган. 12 гаилә ана капиталына ия булган. Былтыр 7 ир-егет армия сафларыннан кайткан, 6сы хезмәт итәләр.
Авыл туризмын үстерү мәсьәләләре белән якыннан танышу өчен, күңел ачу-ял комплексына юл тоттык, тудырылган шартлар белән таныштык. Яңа Кырлай мәктәбендә безне директор Зөлфия Хәйруллина каршы алды. Белем учреждениесендә 125 бала белем hәм тәрбия ала. Мәктәпнең 70 еллык тарихы бар. Биредә милли традицияләргә, Тукай иҗатына таянып эшлиләр. “Уңышларыбыз да бар: “Татар теле – Тукай теле” проекты белән катнашып, республиканың 500 мең сумлык грантына ия булдык, татар теленнән Илүзә Хәйдәрова – җиңүче, Алинә Ганиева – призер, рус теленнән Рузия Гайфуллина җинүче булдылар!” – ди Зөлфия Илгиз кызы. Яңа Кырлай, Чиканас, Өчиле балалар бакчасында 41 бала тәрбияләнә, чиратта торучылар юк. Җирлек территориясендә 3 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Иҗтимагый совет әгъзалары Яңа Кырлайдагысы белән кызыксынып, халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктларының өстенлекләрен күрде. Халыкка 2 мәдәният йорты, 2 клуб, 5 китапханә хезмәт күрсәтә. Спорт белән шөгыльләнү өчен хоккей, спорт мәйданчыклары эшли. Кызыксынып соңгы елларда ныклап төзекләндерелгән Яңа Кырлай мәдәният hәм модульле китапханәгә юл тоттык, эшләре белән таныштык. Китапханә, “Муниципаль китапханәләрне модернизацияләү” исемле федераль программасы кысаларында проект эшләп, 7 млн сумга якын грант ота! Шул акчага биредә нык-лап төзекләндерү үткәрелә, татар hәм рус әдәбияты заллары, балалар залы, кинозал барлыкка килә. Бүгенге көндә заманча җиhазланган китапханәдә төрле эш формалары кулланалар, китап фонды 14 меңгә җитә, ел дәвамында 10 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә. “Кырлай” агрофирмасы яшелчә үстерү комплексында безне Рәвис Мифтахетдинов каршы алды. “Кырларда елга 2 мең тонна кәбестә, 1 мең тонна чөгендер, 1 мең ярым тонна кишер, башка яшелчә үстерәбез, 1200 гектардан 40 мең тоннадан артык бәрәңге уңышына ирешәбез”, – диде ул.
Кече фермалар төзү программасы буенча 12 гаилә дәүләт биргән субсидия ярдәмендә терлек асрау эшенә кереште, мөгезле эре терлек үстерү белән шөгыльләнгән Данис Шәяхмәтов, Эдуард Әхмәтҗанов, Ришат Әһлиев, Радик Галимуллин, Айдар Исмәгыйлев, Илсур Шакиров, Илсур Йосыфҗанов, Динар Сабирҗанов, романов токымлы сарыклар үстерү белән шөгыльләнгән Рәшит Фазлыев, Айрат Сафиуллин, игенчелек белән шөгыльләнгән Ильяс Фәсхетдинов, Фәнис Гариповны атап була. “Соңгы елларда безнең җирлектә дәүләт программаларыннан файдаланучылар саны артып тора”, – диде Газинур Сәфәров.
Үзара салым акчасына соңгы 8 ел эчендә 17 километр авыллар арасында юллар төзекләндерелгән.
Халыктан 3 кеше сөт җыя, уртача сату бәясе 30 сум. “Кырлай” агрофирмасы җир пае белән файдалану турында килешү төзегән, 1 га 750 сум исәбеннән, 1 пай өчен 3645 сум акча түләгән. Агрофирма водокачкаларның электр энергиясе һәм мәчетләрнең коммуналь түләвен каплап бара. Киләчәктә Югары Бирәзә авылына клуб, Иске Йорт авылына юл, Яңа Кырлайда күпер төзү, хуҗасыз этләрне тоту мәсьәләсе күздә тотыла.
Иҗтимагый совет Яңа Кырлай җирлегендә социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча эшне тулаем канәгатьләнерлек дип таныды.
Шул ук көнне Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан язучылары, Тукай марафонында катнашкан йөгерүчеләр белән аралаштылар, музей эше белән якыннан таныштылар, татар шагыйре hәйкәле каршында бөек Тукайга сәҗдә кылдылар, чәчәкләр куйдылар.
Надия Мифтахетдинова,
район Иҗтимагый советы рәисе