Зур җиңүләргә ия нәни йолдызчык

2022 елның 20 мае, җомга

Үземнең укучым София Гераскина турында язам. София 3“В” сыйныфында укый. Ул “биш”кә генә укый, иҗади конкурсларда җиңүче.

5 яшьтә карате белән шөгыльләнә башлый. 2019 елның мартында, ел ярым тырышып әзерләнгәннән соң, XI Россия чемпионатында абсолют чемпион була. Шул ук елның октябрендә Европа чемпионаты узды, анда төрле илләрдән спортчылар катнашты. София алтын, көмеш һәм бронза медальләр алды. 2019 елда Россия Кубогына ярышларда алтын медальгә лаек булды. Ике тапкыр Ел спортчысы (2019, 2020 еллар), 2021 елда Россиянең абсолют чемпионы исемен алды.

23–24 апрельдә чираттагы Россия чемпионаты узды, София ике алтын һәм ике көмеш медальгә ия булды.

Мин  классымдагы шундый тырыш, талантлы  укучы белән горурланам. Аңа укуында уңышлар, спортта яңа казанышларга ирешүен телим.

Йолдыз Хәкимова,

Арчаның 3нче мәктәбе-балалар бакчасы башлангыч сыйныф укытучысы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International