“Казанка” ширкәте һәрвакыт алда

2022 елның 20 мае, җомга

Килә дә ява, килә дә ява, ияләнде бер болыт дигәндәй, узган кыш та, яз да явым-төшемнәргә бай булды.

“Майның унбиш көнендә 17,2 мм явым төшем булды, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Аннан соң ике көндә 18,3 мм яңгыр яуды”. Айның беренче яртысында һаваның уртача температурасы плюс 9,5 градус булган, нормадан 3 градуска кимрәк. Узган ел майда 8,1 мм гына яңгыр яуган, һава температурасы 6,8 градуска югарырак булган.

– Быелгы яз 1978 елдагыга охшап тора, – ди районның иң тәҗрибәле белгечләренең берсе булган, хәзер лаеклы ялдагы танышым. – Ул елны үсемлекләрнең үсеш чорында 426 мм яңгыр яуган иде, корылыклы 2010 елда нибары 58 мм яуды. Мин бер хуҗалыкта баш агроном булып эшли идем. Чәчүне 9 июньдә генә төгәлли алдык. Ул елны булган уңыш! Урып-җыю да авырлык-лар белән барды, югалтуларны киметү өчен комбайннарга дүртенче тизлектә йөртеп булмый торган җайланмалар куйдылар. Барыбер 700 гектардагы уңышны җыйнап алып булмады.

Үткәннәрне искә төшерү зыян итми ул. Дөрес, хәзерге техниканы моннан кырык-илле еллар элек булганнар белән чагыштырып булмый. “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров яңа чәчү комплексы алганнарына куанып бетә алмый. “Сменага 120 гектарга кадәр чәчә”, – ди ул. Бу хуҗалык районда беренче булып бөртекле культуралар чәчүне төгәлләде. Чәчү комплексында эшләүче Ленар  Исмәгыйлев бер мең гектарга якын чәчте. Гади чәчкечләр белән эшләүче Ингел Шәрипов, Әдһәм Габдрахманов та уртак җиңүгә лаеклы өлеш керттеләр.

“Казанка” ширкәтендә арыш уҗымнары басуларына карап  шатланып туя алмыйсың. Һәр елны шулай. Арышны бары тик пар җирләренә генә чәчәләр. Бар басулар көздән сукалана, агу-химикатлар кулланылмый, чүп үләннәр дә юк.

19 майга район буенча 39284 гектарда (57,2 процент) сабан культуралары чәчелде. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны 26772 гектарда (64,3 процент) чәчтеләр. “Казанка” ширкәтеннән соң бөртекле культуралар чәчүне “Кишет” ширкәте дә төгәлләде. “Курса МТСы”, “Ашытбаш” ширкәтләре дә тәмамлау алдында.

“Кырлай” ширкәте – 300, “Игенче” ширкәте 35 гектарда бәрәңге утыртты.

Район башлыгы Илшат Нуриев “Яңарыш” ширкәтенең алдынгы механизаторы Данис Мөхәммәтҗановка, “Курса МТСы” ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтовка, “Игенче” ширкәтеннән Илнар Ситдыйковка, “Казанка” ширкәтеннән Ленар Исмәгыйлевка, “Кырлай” ширкәтеннән Данил Рәхимовка Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International