2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында газификацияләп бетерү (социаль газификация) программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында газификацияләп бетерү (социаль газификация) программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.Газификацияләп бетерү программасында катнашу мөмкинлеге, аның нинди принципларда тормышка ашырылуы, аны тормышка ашыру барышында кемгә һәм нинди ташламалар бирелүе турында сөйләячәкләр, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре башка сорауларга да җавап бирәчәк.Гражданнар сорауларына җавапларны 2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия» буенча алырга мөмкин булачак.Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре 2022 елның 27 маена кадәр 12.00 сәгатькә кадәрТатарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International