Авыл шулар белән нык

2013 елның 26 июне, чәршәмбе
Авыл шулар белән нык
Сабан батырының үзенә барып җиткәнче (ул Носыда яши) бик тә кызыклы шәхес Сөләйман Галиуллин турында әйтеп китим әле. Моңа кадәр дә очрашкан бар үзе белән, Шушмабашта “Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин булышлыгы белән уза торган спорт ярышларында башлап йөрүче ул.
Сөләйман “Северный” ширкәтендә сак хезмәтен башкара, аңа башка вазыйфалар да йөкләнгән. Шушмабаштан Носыга барганда һәм кире кайтканда бу як тарихы, андагы кешеләре турында кызыклы итеп сөйләде. Бай мәгълүматка ия, аның белән яңадан очрашырга килештек.
— Носы халкы бик бердәм, тырыш, — диде ул. — Мин Ватан нәкъ менә Фәнис кебек кешеләрдән башлана дип саныйм. Андыйлар күбрәк булганда ил дә нык булачак.
Фәнис Вәлиуллин районда быел язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды, районның Сабан батыры дигән исемгә лаек булды.
Фәнис Носыда туып–үскән, мәктәпне тәмамлагач училищеда механизаторлыкка укый. Армиядә хезмәт итә, аннан кайткач тракторга утыра. Өйләнә, ике бала үстерәләр, яңа йорт җиткереп башка чыгалар. Сөләйманча әйтсәк, авылның чын патриоты ул. Нинди эш кушсалар да, карусыз башкара, һәр елны алдынгылар рәтендә.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International