Сүнмәс пионер ялкыны

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Арчада пионерия хәрәкәтенең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

19 май – Пионерия туган көн буларак билгеләп үтелә. Быел әлеге истәлекле көндә пионерия хәрәкәте үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Кызыл галстук һәм пионер анты озак еллар дәвамында мәктәп укучыларының тормыш символы булып килде. Пионер җыеннары, походлар, дуслык учагы – пионерия хәрәкәте ветераннары бүген боларның барысын да зур дулкынлану белән искә ала.

Узган пәнҗешәмбедә район Мәдәният йортында Пионерия көне уңаеннан бик матур бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә килгән кунакларны Мәдәният йорты фойесында Арчаның 2нче мәктәбе барабанчылары һәм 6нчы мәктәп укучылары сәламләде.

Икенче каттагы фойеда балалар һәм яшьләр оешмаларының эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә оештырылган иде. “Казан арты” тарих-этнография музее, Арчаның 1нче, 2нче, 6нчы мәктәпләре, 5нче гимназия, Өчиле, Лесхоз мәктәпләре пионерия оешмалары тарихы, Татарстан варислары берлеге, Россия укучылар хәрәкәте, Яшь армиячеләр, Җиңү волонтерлары, мәктәп урманчылыгы турында сөйләде. Шулай ук кунаклар сугыш чоры баласы, кайчандыр үзе дә кызыл галстук бәйләп йөргән Рая Фәтхуллина һәм бөтен гомерен пионерия хәрәкәтенә багышлаган, күңеле белән бүген дә пионер булып калган Яңа Кенәрдән Әлфия Бәдертдинова белән әңгәмә кордылар. Рая апа пионер вакытында төшкән фотолар белән дә таныштырды.

“Кулга-кул тотыныйк, дуслар”

Бәйрәм чарасы Мәдәният йорты сәхнәсендә шул исемдәге тантаналы линейка белән дәвам итте. Ул рапортлар тапшыру һәм пионер оешмасының байрагын алып чыгу белән башланып китте. Аны, горур атлап, Арчаның 2нче мәктәбе укучылары алып чыкты.

Кунакларны сәламләү өчен сүз район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафинага бирелде. Ул кайчандыр үзенең дә пионер булуын искә алды.

“Мин пионер булуым белән горурланам, – диде ул һәм пионерия ветераннарына мөрәҗәгать итте. – Хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкәннәребез, сезнең барчагызга олы рәхмәтемне җиткерәм. Сез үзегезнең хезмәтегезгә, укытучы эшчәнлегенә хыянәт итмичә, аны саклап калдыгыз, өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, бүген дә безне, яшь буынны, хатирәләр белән шул тормышка алып кайттыгыз. Алга таба да картаймыйча, сагышларга сыгылмыйча, безне  өйрәтеп, безнең өчен үрнәк булып яшәгез! Без сезне хөрмәт итәбез, без сезне яратабыз”.

Алып баручылар, берничә өлештән торган китап битләрен ача-ача, кунакларны пионерия хәрәкәте тарихы эзләре буйлап бүгенге көнгә кадәр “алып килде”. Герой-пионерлар, сугыш вакытындагы авырлыклар, буыннар алмашы – болар барысы да бәйрәм чарасын бизәде.

Пионерлар элекке була алмый

Пионерия туган көнендә игътибар үзәгендә гомерләрен пионерия хәрәкәтенә багышлаган ветераннар, вожатыйлар булды. Алар символик “учак” янында очрашты һәм пионерлар гимнын башкарды. Аларның һәркайсы турында аерым китап язарга булыр иде.

Бәйрәмгә 40 ел Яңа Кенәр авылында өлкән пионервожатый булып эшләгән, гомере буе кызыл галстукка тугры калган Әлфия Бәдертдинова да килгән. Пионер хәрәкәте ветераны, вожатый-методист, Татарстан варислары берлеге әгъзасы, И.Малкин премиясе лауреаты, “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале кавалеры Әлфия апаны чын мәгънәсендә пионер эше профессоры дип әйтеп булыр иде.

Әлфия Бәдертдинованың туган көне дә пионерия көне белән туры килүе аеруча да истәлекле. Бу көн аның өчен икеләтә бәйрәм. 

“Галстук миңа яшәргә көч бирде, – ди ул. – Галстукны беркайчан да салмадым. Өйгә кайткач, су ташыганда да, башка эшләр эшләгәндә дә гел галстуктан йөрдем. Галстук мине яшәртте,  галстук мине рухландырды. Балаларымның да үзем кебек гел галстуктан йөрүенә шатланам. Бүген дә галстуклы балалар күргәч, яшәреп киткәндәй булдым”.

Хезмәт эшчәнлеген пионервожатый булып башлаган Альмира Гатауллина сыйныф җитәкчесе, директор урынбасары, мәктәп директоры булып та эшли. Үзенең карьера үсешен ул нәкъ менә пионервожатый эшчәнлеге белән бәйли. Ул эшләгән вакытта Төбәк-Чокырча мәктәбенең пионер дружинасы районда, республикада иң яхшы дружина дип таныла. Дружина җитәкчесе Альмира ханыма Мәскәүдә Бөтенсоюз конференциясендә чыгыш ясау бәхете елмая. 

“Бу минем өчен зур горурлык, – ди ул. – Шул вакытта ничек дружина флагын тоткан, гомер буе шул флаг белән атлыйм. Мин пионерларның фанаты булдым һәм һәрвакыт булачакмын”.

Валентина Гаранина кечкенәдән үзенең укытучы буласын белеп үсә. Мәктәптә укыганда ук ул активлыгы белән аерылып тора. Комсомолның район комитетында Арчаның 1нче мәктәбенә юллама алганнан соң ул Советлар Союзы Герое Валентин Ежков исемендәге дружинага эләгә.

“Мин һәрвакыт янымда миңа ярдәм итәргә әзер булган кешеләр, киңәшләре белән булышырга әзер торучы остазлар, мине һәрвакыт аңлаучы балалар булуына ышанып яшәдем”, – ди ул.

Бәйрәмдә Валентина Васильевна видеофильм аша кунакларны Арчаның 1нче мәктәбендәге музейга “алып барды”. Әлеге музей элеккеге пионерия бүлмәсендә урнашкан. Анда В.Ежков исмендәге дружинаның пионер байрагы, пионер формасы, пионер галстугы, фотоархив һәм башка истәлекләр саклана.

Рузалия Насыйбуллина Ташкичү һәм Арчаның 3нче мәктәпләрендә өлкән пионервожатый булган. Үз эшенең фанаты диләр аның турында. Үзе баянда уйный, җырлый, биюче, нәфис сүз остасы, шагыйрь. 12 ел буе өлкән пионервожатый булып эшләгән Рузалия ханым – ВЛКСМның иң яхшы пионервожатые значогы, Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының Үзәк һәм Республика советларының Мактау грамоталары иясе, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Ул җитәкләгән “Аркадий Гайдар” исемендәге дружина районда гына түгел, республикада уң флангтагы дружина исемен йөртте.

Муеннарына кызыл галстук бәйләп сәхнәгә шулай ук гомерләрен пионерия өлкәсенә багышлаган Венера Гарипова, Тәнзилә Нуриева, Гөлсинә Вәлиуллина, Лилия Закирова, районда пионер оешмасын җитәкләгән Надия Мифтахетдинова күтәрелде.

Истәлекле дата уңаеннан пионер хәрәкәте ветераннары район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларына ия булды.

Алмашка яшьләр килә

Сәхнәдә ветераннарны аларның эшләрен дәвам итү-челәр алыштырды. Арча Пионерлар йорты каршында эшләгән “РИТМ” район пионер штабы активистлары истәлекләре белән уртаклашты, рәхмәт сүзләре белән җитәкчеләре Валентина Гаранинага чәчәк букеты тапшырды. Алар Арча Укучылар сараеның Рәхмәт хатларына лаек булды.

Бүген пионерларның матур традицияләрен Россия укучылар хәрәкәтенә керүче яшь буын дәвам итә. “Без – Россиянең киләчәге”, – диләр алар горурлык белән.

Бәйрәм чарасы Арча үзә-гендәге кайчандыр укучыларны пионерга кабул иткән мәйданда Ленин һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Сугыш чоры баласы

Рая Фәт-хуллина:

“1951 елда пионерга кердем. Классыбыз белән ант итеп кердек. Ул вакытта галстуклар юк иде. Без галстукларны кызыл материядан тегеп, аны самоварда утюклап, көн саен мәктәпкә барганда галстук һәм значоклар тагып бара идек. Пионериянең үз законнары, үз девизы бар: яхшы укырга, туган илне яратырга, чараларда актив катнашырга. Без быргы кычкыртып, барабан кагып, җыеннарга йөрдек, металл ватыклары, хуҗалыклардан чиләк белән көл җыйдык. Иң яратып уйнаган уеннарыбызның берсе “Аҗаган” иде. Ялгызларга утын яру, бакча китмәнләү, бәрәңге утырту эшләрендә булыштык. Пионер безне кеше белән дус, тату булып яшәргә, әхлаклылыкка өйрәтте. Сугыштан соңгы елларда әтисез калган балаларны ялгыш юлга кереп китүдән саклап калды”.

Мәгариф отличнигы, Арча шәһәренең мактаулы гражданины Илдус Сәгъдиев: “Мин башлангыч сыйныфларда укыганда пионерга кердем, 1951 елда комсомол булдым. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллар бик авыр булды. Туйганчы ашар идек дигән вакытлар күп булды. Бәрәңге булса да сөенә идек, ипи, хәзер ашый торган ризыклар турында хыяллана да алмадык. Мин һәр авылда бәрәңгегә һәйкәл куяр идем. Нинди генә авыр еллар булса да, без пионер, аннан соң комсомол булуыбыз белән горурландык. Без, әтисез үскән сугыш чоры балалары, пионер һәм комсомолда яклау таптык. Пионер һәм комсомол безне тәрбияләде, кеше итте. Әлеге рәхмәт хисләрен мин бүген балаларымда, оныкларымда һәм оныкчык-ларымда тәрбияләргә тырышам”.

Район пионер оешмасын җитәкләгән Надия Мифтахетдинова: “Пионер еллары фестивальләр, пионер учаклары, пионер җыры смотрлары, җәмгыятькә файдалы эш белән истә калды. Болар барысы да пионерларны яхшылыкка өйрәтте, дуслык һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләде. Районда узган пионер җыеннары кабатланмас истәлек булып хәтердә саклана. Шәһәребезнең үзәк мәйданында, кызыл галстуклар бәйләп, значок-лар тагып, пионерга кабул иткән вакытларны пионер галстугы йөрткән һәркем хәтерлидер. Тантаналы шартларда пионер анты кабул иттеләр. Пионер галстугының өч кырые коммунистлар, комсомоллар һәм пионерлар буыннарын, ә өч кырыен тоташтырган төен өч буынның бәйләнешен аңлата иде”.

Резедә Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International