Яңа җитәкче

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

26 майда район Советының чираттагы утырышы узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды.

Конкурс комиссиясенә кергән ике кандидатура арасыннан моңарчы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Ренат Мансур улы Гатиятов  район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды.

Гатиятов Ренат Мансур улы 1977 елда Арча районының Үрнәк бистәсендә туган, югары белемле, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Ренат Мансур улының уку һәм хезмәт юлы Үрнәктәге һөнәри училище белән бәйле. Ул анда укый, армия сафларында хезмәт итеп кайткач шофер, мастер, директор урынбасары була. 2013 елның мартыннан республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшләде. 2017 елдан ул Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе. Ул эшләгән елларда районның авыл хуҗалыгы тармагы зур яңарыш кичерде.

Район Советы утырышы карарлары белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International