Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм!
Социаль хезмәткәр - иң кирәкле, гуманлы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе, ул югары квалификация, тирән белем, үзенчәлекле характер, сайлаган юлга тугрылык һәм зур сабырлык таләп итә.
Сезнең кешелек һәм һөнәри сыйфатларыгыз җәмгыятебездә изге күңеллелек һәм шәфкатьлелек атмосферасы тудырырга ярдәм итә, чөнки сезнең хезмәтегез кайгыртуга аеруча мохтаҗ кешеләргә: күп балалы гаиләләргә, балаларга һәм яшүсмерләргә, пенсионерларга һәм ветераннарга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кирәк. Аларның кайберләре сездән хезмәт күрсәтүне көтсә, икенчеләре – якты караш, җылы сүз көтә.
Районның социаль яклау бүлеге һәм Пенсия фондының клиент хезмәте коллективларына намуслы хезмәтләре, кеше язмышларына битараф булмаулары һәм халык алдында яулаган ышанычлары өчен рәхмәт белдерәм!
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм авыр, әмма шундый кирәкле һәм җаваплы эшегездә уңышлар телим! Күкләрегез аяз, тормышларыгыз имин булсын!
Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев