12 июньдә без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм халыклар бердәмлеге, азатлык һәм ил язмышы өчен уртак җаваплылык символы.
Бу көнне без уникаль тарихы һәм бай мәдәни, рухи мирасы булган Ватаныбызны хөрмәтлибез. Илебезнең киләчәктә дә көчле, бәйсез, икътисади алга киткән һәм социаль якланган дәүләт булырына ышыныч белдерәбез.
Безнең район бөтен ил белән бер сулышта яши. Без аң-белемебез, көчебезне туган төбәк һәм республикабыз үсешенә юнәлтеп, бөек Россиянең чәчәк атуына ярдәм итәбез, чөнки илнең көче һәм абруе аның регионнары, шәһәрләре яулаган уңышлардан гыйбарәт.
Район халкына нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, иминлек һәм хезмәт уңышлары телим! Россия көне илебез өчен горурлык хисләрен яңартсын, көч-куәт өстәсен һәм иртәгесе көнгә ышанычны ныгытсын!
Муниципаль район башлыгы
И.Г. Нуриев