Арча бизнес үзәктә шәхси эшмәкәрләр белән киңәшмә булды

2013 елның 28 июне, җомга
Арча бизнес үзәктә шәхси эшмәкәрләр белән киңәшмә булды. Анда Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев, прокурор урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова һ.б. катнашты һәм чыгыш ясадылар. Җыелуның төп максаты — районда кече һәм урта бизнесны үстерү. Чыгышлар, нигездә, районның икътисад эшчәнлегендә эшмәкәрлекнең роле турында булды. Прокурор ярдәмчесе Алмаз Сәгыйтьҗанов шәхси эшмәкәрләргә хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде.
Районда Пенсия фонды җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова “Елның иң яхшы иминиятләүчесе” бәйгесендә җиңүчеләр — шәхси эшмәкәр Лилия Гарәфиева һәм “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте җитәкчесе Раиф Сибгатуллинга диплом һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International