Яңа төзелешләрне рәсмиләштерү

2013 елның 28 июне, җомга
Яңа төзелешләрне рәсмиләштерү
Күчемсез милек базары ил икътисадында әһәмиятле роль уйный. Россиялеләр актив төстә яңа төзелешләрдән фатирлар сатып ала. Шуңа күчемсез милекне рәсмиләштерүнең кайбер юридик аспектлары турында аңлату кирәк.
Мөһим бер якны билгеләп үтик: өлешләп төзүдә катнашу килешүе дәүләт теркәве үткәннән соң гына төзелгән дип санала. Шуның белән бергә, әгәр сез өлешләп төзүдә катнашу килешүе буенча ташлама ясау килешүен төзү юлы белән фатир сатып алсагыз, ул шулай ук дәүләт теркәве үтәргә тиеш һәм аны үткәргәннән соң гына килешү төзелгән дип санала.
Йорт төзелеп бетеп, файдалануга тапшырылгач та мөһим әйберләр турында онытмаска кирәк. Объект файдаланылуга бирелү белән төзүче күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алганнан соң, 10 эш көненнән дә соңга калмыйча әлеге рөхсәтне яки аның нотариаль расланган күчермәсен дәүләт күчемсез милеккә хокук теркәү яки аның белән килешү төзү органына (Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, алда — Идарә) бирә. Күп фатирлы торак йорт файдалануга кертелгәннән соң күчемсез милекнең дәүләт кадастрында исәпкә алынырга тиеш.
Закон тарафыннан гаризаны бер үк вакытта кадастр исәбенә һәм хокукны дәүләт теркәвенә бирү мөмкинлеге күздә тотыла.
Күп фатирлы торак йорт файдалануга бирелгәч, килешү буенча барлык бурычларны үтәвен раслаучы тапшыру актына яки башка документка ике як та кул куйганнан соң берсе фатирны тапшырырга, икенчесе кабул итеп алырга тиеш. Милеккә хокукка дәүләт теркәве үтү өчен өлешләп төзүдә катнашу килешүенең төп нөсхәсе һәм, әгәр төзелсә, таләпләр хокукларына ташлама ясау килешүенең төп нөсхәсе кирәк. Алар хокукларны теркәгәннән соң хокуклар иясенә кире кайтарыла.
Күрсәтелгән документлардан тыш фатирга милек хокукына дәүләт теркәве үтү өчен физик затларга 1000 сум, әгәр хокук ияләре берничә булса, хокуктагы өлеш күләменә тапкырланган 1000 сум түләргә кирәк.
Документларны тапшырганнан соң Идарә теркәүчесе аларга, хокук экспертизасы һәм искәрмәләр юк икән, дәүләт теркәве үткәрә. Нәтиҗәләре буенча милеккә законлы хокукны раслаучы дәүләт теркәве турында таныклык бирелә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International