Үзебездә булганны әзерләргә

2013 елның 28 июне, җомга
Үзебездә булганны әзерләргә
26 июньдә Кукмарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында авыл хуҗалыгы комплексы мәсьәләләре буенча семинар–киңәшмә булды.
Президент үзенең чыгышында республикада урнашкан уңайсыз һава шартлары 2013 ел уңышында чагылыш табачак, дип белдерде. Шуңа күрә терлекләрне азык, халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен бөтен көчне куярга туры киләчәк.
Авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик мөһим һәм җаваплы чор җитә. “Кызганычка каршы, әлегә мактанырлык әйбер юк, — диде Рөстәм Миңнеханов, республика икътисады үсеше темпларын күздә тотып. — Хәзер үсеш 1,8 процент, ә узган ел 6,2 процент иде”. Менә шуларга корылык та өстәлә. Чәчүгә 10 млрд. сумнан артык ярдәм күрсәтелде, өметләр әйбәттән иде. Ләкин быел дым башка елларга караганда 2–4 тапкыр кимрәк. Шуңа да карамастан, бөтен ресурсларны тупларга, азык әзерләүгә зур игътибар бирергә кирәк.
Президент республикада үсемлекчелекнең авыр хәлдә булуын әйтте, моңа соңгы өч елдагы корылык сәбәп булып тора. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе хәлне катлауландыра, барлык хуҗалыклар да моңа әзер түгел иде. Рөстәм Миңнеханов финанс институтларын авыл хуҗалыгына булышуга конструктив якын килергә, ә авыл хезмәтчәннәрен җитештерүне арттырырга чакырды. Әлегә ул чит илдәге көндәшләрнекенә караганда күп мәртәбәләр ким.
Президент авыл эшчәннәрен авылга булышучы барлык республика һәм федераль программалар эшләячәк, дип ышандырды. “Татнефть” һәм “ТАИФ” җәмгыятьләре урып–җыю чорында хуҗалыкларны ташламалы бәяләрдә ягулык белән тәэмин итәргә әзер булуларын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мелиорация программасының нәтиҗәле һәм ки-рәкле булуын әйтте. Аны дәвам итәргә, заманча технологияләр кулланырга кирәк. Республика 2014–2020 елларга федераль мелиорация программасына керергә тиеш.
Президент әйтүенчә, Казанда ачылган агросәнәгать паркы әлегә тиешенчә файдаланылмый. Ул шулай ук гаилә фермалары төзү эшен дәвам итәргә чакырды. “Иң мөһиме — моның белән шөгыльләнергә әзер кешене табу”, — диде ул.
ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов республика авыл хуҗалыгының хәзерге хәле һәм алда торган бурычлар турында чыгыш ясады. Ул бүгенге хәлнең азык әзерләү буенча мөмкинлекләрне чикләвен әйтте, игеннәр дә зыян күрә. Әмма даими рәвештә мондый хәлләр алдында чарасыз кала алмыйбыз. Алдан кисәтү чаралары күрергә кирәк.
Марат Әхмәтов чәчүлекләрнең бүгенге торышына тукталып, шушы атна алар язмышын хәл итәчәген белдерде. Яңгырлар булмау өстенә, 35 градуска кадәр эсселек тора. Дым җитмәү яхшы үсеш алу мөмкинлеге бирмәде. Әмма, шартлар катлаулы булуга карамастан, республика җитәкчелеге Татарстан халыкны үз ашлыгы белән тәэмин итәрлек хәлдә дип өметләнә.
Киләчәктә көзге чәчүгә күбрәк игътибар биреләчәк, чөнки бу культуралар дым җитмәүдән азрак зыян күрә. Быел көзге культуралар 700 мең гектарга җитәчәк.
Корылыкка каршы тору өчен ашламаларны күбрәк кертергә. Аммиак суы белән ныграк шөгыльләнергә, бу корылыкка каршы торуны арттыра. Киләсе елдан аммиак суы сыешлыклары алу өчен субсидия бирә башлыйлар.
Марат Әхмәтов: “2010 еллардагы күләмдә тагын бер тапкыр азыклар кайтаруны республика күтәрә алмаячак”, — диде.
Безнең район хуҗалыкларында 26 июньгә бер шартлы терлеккә 5,4 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Курса МТСы”нда — 14, “Ак Барс–агро”да 11 центнер.
Бүгенге көндә 18965 центнер печән (21800 тонна кирәк), 27190 тонна (109799) сенаж бар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International