Танымаслык булып үзгәргән

2013 елның 28 июне, җомга
Танымаслык булып үзгәргән
“Өмет” торак–милекчеләр ширкәтендә үткән соңгы җыелышлар “Кайчан безнең йортларны төзекләндерәчәкләр?” дигән сорау белән башлана иде. Сабыр иткән морадына ирешкән, дигән халык мәкалендәгечә, Күпер урамы 7, 13нче йортларда яшәүчеләр дә мондый бәхеткә иреште. 7 йортта ныклап төзекләндерү тәмамланган, 13нче йортта да вак–төяк эшләр генә калган.
— Йортыбызның тышкы күренеше дә бик күңелсез, керү урыннары да йөрәккә ятышсыз иде. Балконнар төрле–төрле, стеналар төссезләнгән, идәннәр басасы килмәс хәлгә килде. Хәзер йортыбыз әллә каян балкып тора. Керү урыннары да чиста, якты, матур, идәннәргә плитә җәелгән, — ди 13нче йортта яшәүче Илфира Родионова.
— Җитәкчеләргә чиксез рәхмәтлебез. Эшчеләр дә бик тырыштылар, — дип сүзгә кушыла шушы ук йорттан Мөслимә Фәттахиева. — Төзекләндерү март аенда башланды. Салкыннарга да, яңгырга да карамадылар, вакыт белән дә хисаплашмадылар.
Чыннан да, йортлар танымаслык булган. Элеккеге соры, төссез, ямьсез биналар хәзер әллә каян күзгә ташлана. Ике йортның да тышы калай сайдинг белән әйләндереп алынган, 7нче йортның түбәсенә калай ябылган, тышкы ишекләр буялган. Моннан тыш эчке якка тагын бер кат тәрәзәле агач ишек куелган, идәннәргә плитә җәелгән.
— Беренче карашка күзгә күренми торган башкарылган эшләр дә күп әле. Урыны белән түбәнең агач өлешләре яңартылды, чарлаклар чистартылды, җилләтү шахталары яңадан кирпечтән өелде, түбәләр калайдан ябылды. Халык үзе дә бик актив булды, балкон тәрәзәләрен пластикка алыштырып бетерде. Балконнарны төзекләндерү бу программа кысаларына керми, әмма алар да читтә калмады. Бу урында йорт өчен җаваплы Равия Зиннәтова хезмәтен дә билгеләп үтәргә кирәк, — ди торак–милекчеләре ширкәте җитәкчесе Ибраһим Сабиров. — Шулай ук эчке якта да күп эшләр башкарылды. Идәнгә плитәләр җәелде, буялды, тәрә-зәләре алышынды. Бер йортта инвалид яши, шуңа икенче катка кадәр менәргә мөмкинлек биргән култыкса эшләнде. Электр щитлары, электр үткәргеч — бар да яңа. Керү юлына плитәләр җәелү, алдына тамбур эшләү дә бик уңай булды. (Су, канализация челтәрләре 2010 елда сузылган иде инде). “Арча КСМы” ширкәте эшчеләре төзекләндерүгә җаваплы карадылар, соңыннан төзелеш калдыкларын чистартып та киттеләр.
Күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү программасына 2013 елда 8 йорт (Күпер урамының 3нче тыкрыгы, 6 йорт, Күпер 7, 13, Банк урамындагы 18, 20, 22, 37, Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 7нче йорт) кергән. Төзекләндерү эшләрен башкару “Энергосервис”, “Строй–Мастер”, “Икстрой”, “Стройжилсервис”, “Арча КСМы”, “Водоканал–Сервис” ширкәтләренә йөкләнгән.
— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 219нчы карары (01.04.2013 ел) нигезендә 2013 елда шушы 8 күп фатирлы йортларны төзек-ләндерү өчен 18 млн. 820 мең сум акча бирелгән. Моңа фатир хуҗаларыннан җыелган акча да керә (ягъни, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 357–Р әмере нигезендә ай саен һәр фатир хуҗасы фатирның 1 квадрат метры өчен 5 сумнан түләп барган акча). Ул акча инвестицион төзелеш идарәсенә (ГИСУ) күчә. Анда һәр йортка счет ачылган. Җыелган акча югалмый, ул шушы йортны төзеклән-дерү өчен тотыла, — ди торак–коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә буенча сектор мөдире Илфат Рәхимов.
Чыннан да, төзекләндерү эшләре чыгымсыз гына үтми. Шәхси йортларда яшәүчеләр моны яхшы белә. Күп фатирлы йортларда хәзер фатир күбесенең шәхси милкенә әверелгән. Әмма түбәләр, керү урыннары гомуми һәм аларны төзекләндерүгә хуҗаларның да өлеш кертүе шарт. Моннан 20, хәтта 30 ел элек төзел- гән йортларны шундый танымаслык дәрәҗәдә үзгәртеп төзекләндергән өчен җитәкчеләргә рәхмәт әйтеп, игелеген күреп кенә яшәү кирәк. Шулай ук булганны саклауны, йорт территорияләрен, керү урыннарының эчләрен тәртиптә тотуны, чәчәкләр утыртуны, чүпләмәүне шунда яшәүчеләр үзләренең бурычы итеп танырга тиеш.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International