Бергә — гомергә

2013 елның 28 июне, җомга
Бергә — гомергә
Рәиф абый белән кырык ел инде танышлар икәнбез. Ул 1973 елда районга баш агроном булып кайтты, минем дә редакциядә эшли башлаган ел бу. Аны күпмедер вакыттан соң иң зур хуҗалык — Жданов исемендәге колхозга рәис итеп җибәрделәр. Матур гына итеп эшләде ул, район, республика күләмендә җиңүләр яуладылар.
Гади, кешелекле җитәкчене халык та яратты, үзе дә бу якларны якын итте, Яңа Кишеттә өй салып, шунда гомерлеккә төпләнеп калдылар. Читтән килгән колхоз рәисләре арасында сирәк була торган хәл бу.
Табигатьнең матур чагында бер очрашырбыз дип сөйләшкән идек.
— Җаең белән бер кереп чык, мең тюльпан чәчәк атты, — дип шалтыратты ул бер көнне. — Мәктәпләргә дә чәчәк кирәк булса килеп алыгыз, бушка бирәбез дип хәбәр бирдек.
Машинаны яшел хәтфә чирәмне таптамаслык итеп туктатып, әкрен генә кече капкага якынлашам. Аны ачам дигәндә бакча эчендәге куакта сандугач сайрап җибәрмәсенме! Бу йортта яхшы, киң күңелле кешеләр яшәгәнен белсәм дә, монысын ук көтмәгән идем. Капканы ачуга искиткеч манзара — лалә чәчәкләре диңгезен күреп хәйран калдым. Бакча түрендә, гадәттәгечә, тыйнак кына елмаеп Рәиф абый үзе басып тора.
— Махсус санадым — нәкъ мең төп, — ди ул минем тюльпаннар турында сорау бирәсемне чамалап. — Кызлар Голландиядән дә алып кайттылар.
Сандугачны да искә алдык. “Ике пар карлыгач та оялады. Сыерчыклар да бар. Әнә карлыганнарыбыз, җир җиләге күп. Яшелчә, чәчәкләр үстерәбез, Умарталар бар. Шулар белән үтә вакыт”, — диде хуҗа кеше.
Ике табигать баласы, белемнәре буенча агрономнар яшәгән йортның бакчасын мин шулайрак дип күз алдына китергән идем. Менә ишектән шушы гармонияне тудыручыларның икенчесе — Роза апа да килеп чыкты. Еллар бераз үзгәртсә дә, һаман да ачык йөзле, ипле, ягымлы.
— Әйдәгез, нишләп монда утырасыз, өйгә үтегез, — диюдән башлады ул сүзен.
— Тагын бераз шушы рәхәтлектә утырыйк инде, — дидем. — Үткән гомер юлларын барлып алырга да җайлы урын бит.
Роза апа да безнең янга чүгәләде.
Рәиф Әхмәтшин хәзерге Тукай районының Теләнче Тамак, Роза апа Саба районының Олы Шыңар авылыннан.
— 10нчы сыйныфны тәмамлагач 30 километрдагы чуаш авылына укытырга җибәрделәр, — диде Рәиф Зәки улы. — Алты фәннән укытам. Чуаш кызлары үзләренчә нәрсәдер әйтәләр дә көләләр, һич аңламыйм. Ике айда чуашча өйрәндем.
Шуннан армия. Австриядә хезмәт итә. Бервакыт авыл хуҗалыгы уку йортларына укырга керергә теләүчеләрне срогыннан алда кайтарырга дигән әмер чыга.
— Нинди әйбәт командир булгандыр, син Әхмәтшин мондый мөмкинлекне ычкындырма, — диде. — Менә шуннан кайтып кердем институтка. Роза белән дә шунда очраштык.
Рәиф 8нче сыйныфта ук укучылар комитеты рәисе була, мәктәпне “5”кә генә тәмамлый. Роза да бар эштә башлап йөрүчеләрдән. Институтта да андыйлар бик кирәк. Рәиф, җитмәсә, исемлектә дә фамилиясе буенча беренче урында тора, нәрсә генә булмасын, аннан башлыйлар. Стена газетасы да чыгара болар, рәссам булу да, бәйрәм колонналарын бизәү дә аларга йөкләнгән.
Институтны бетергәч “үз теләкләре белән” 14 кешене Казахстанга җибәрәләр. Алар икесе дә шушы исемлектә. Тау–таш аралары, гаять кырыс климат, җәен 40 градус эссе, яңгыр төшмәгән еллар да була, кышын салкын, җил, буран. Бергә дә түгел әле алар, ике ара — 70 километр. Рәифне бераздан рәис итеп куялар, барысы 45 мең гектар җир. Төнге сменага партоешма секретаре белән тракторга утыралар.
Шундый кырыс сынаулар аша сынала ике яшь йөрәк арасындагы мәхәббәт. Өйләнешүләре дә үзе бер тарих. Машина белән кыз алырга барырга чыгалар, буранда юл бетеп кире кайтырга туры килә. Икенче көнне тракторлар белән кичкә генә барып җитәләр. Килен өченче көнне генә кайта. Быел декабрьдә алтын туй буласы.
Алар гомерләре буе бер–берсен тулыландырып яши. Әле дә бер–берсенә хөрмәт, күңел җылылыгы бөркелеп тора. Кешеләрне бик ярата алар. Әнә шул ерактагы колхоз кешеләренең исем, фамилияләренә кадәр хәтерлиләр.
— 25 комбайн бар иде, — ди Рәиф абый. — Аерым–аерым түгел, бергә эшлиләр иде. Беренче һәм соңгы булып иң тәҗрибәлеләр керә.
Әнә шул комбайнчыларның исем, фамилияләрен яхшы хәтерлиләр. Берсе исемен әйтүгә икенчесе фамилиясен әйтеп куя.
Язмыш аларны Арча якларына алып кайта. Райкомның беренче секретаре Харис Зәйнуллин Рәиф Әхмәтшинның нинди зур хуҗалык белән җитәкчелек иткәнен белгәч, шаяртып:
— Син безне тыңларсыңмы икән? — ди.
Калганы безнең күз алдында. Районыбызның хөрмәтле һәм ихтирамлы кешеләре алар. Үзләренә лаек өч бала үстерделәр, тормыш чәчәкләре булган оныкларын сөеп, сөелеп гомер кичерәләр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International