Ярышлар Арча Укучылар Сарае, Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Арча районы балалар һәм яшьләр арасында спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан оештырылды. Ярышларда «Стандарт», «Хонда-200», «Хонда-270», «Стриж»классларында 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 50 бала һәм яшьләр катнашты.
.jpg)
Җиңүчеләргә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән грамоталар һәм медальләр һәм Юл хәрәкәте иминлеге бүлегеннән бүләкләр тапшырылды.
«Стриж» классында 1 урын - Газизов Раяз, 2 урын-Шайхиев Адель,3 урын-Гайнетдинов Азамат. «Хонда 200» классында 1 урынны Галимова Альбина, 2 урынны Хәбибуллина Алия, 3 урынны Миңнуллина Ралина алды. «Хонда 200» классында 1 урынны Кәримов Разил алды, 2 урын-Усманов Әмир, 3 урын-Гыйззәтуллин Илназ. «Хонда 270» классында 1 урын - Хаҗиева Алисә, 2 урын-Сәлахиева Самира, 3 урын-Батыршина Ралина. «Хонда 270» классында 1 урынны Мингазов Ислам, 2 урынны Абдуллин Алмас, 3 урынны Хайертдинов Фәннур алды. Һәр сыйныфта абсолют җиңүчеләр кубоклар белән бүләкләнде. «Картинг-яшьләрне сайлавы» проекты Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
