Серле бармак турында авылларга барганда юлдашыма да сөйләдем.
– Безнең әти дә бармак ялгаган кеше бит, – дип куйды.
– Ничек? Синең әтиең табиб-мазар түгел бит, – дим.
– Элек самавырга шакмак яга торган булганнар бит. Әти шакмак вата, сеңлесе биреп тора икән. Шунда әти ялгыш балтасы белән сеңлесенең бармагын чабып өзгән.
– Күз алдына китерәм: ах-вах килгәннәрдер, табиб янына чапканнардыр инде...
– Юк, әти юкә кабыгы алган да, бармакны урынына утыртып шул кабык белән төреп бәйләп куйган. Апайның бармагы ялганган, әле дә исән-сау ул, дөрес, бармакның ул өлешендә нервлары эшләми, әмма бармак бөтен килеш, үз урынында.