Иртә иде әле, телефон шалтырады. Ашытбаштан Рәис Шәкүров, нәрсәдер булганлыгы тавышыннан сизелә:
“Капка төбенә чыксам, ит кисәкләре, кан күреп шаккаттым, – ди. – Трактор торган гараждан ике зур эт чыгып чапты. Төнлә шулар куяннарга һөҗүм иткәннәр, ояның астыннан идәнен кимереп унбер куян баласын кисәкләргә аерып бетергәннәр. Ата куян бакчада сырты умырылган килеш үләргә ята, ана куян куркудан дерелдәп утыра. Шундый матур иде балалары, оныклар өчен дип асрый идем, шундый яраталар иде...”
Алдагы көнне этләр күршеләрнең тавыкларын туздырып чыккан. “Сабантуйлар җитә, “арып” ял итәргә яткан сәрхүшләрне ашап китәчәк болар”, – ди Рәис. “Балалар өчен дә куркыныч бит!” –дим.
– Безнең хуҗасыз этләрне тоту буенча төзелгән килешү бар, – диде Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. – Әлеге этләр Ашытбаш кешеләренең үзенеке булырга тиеш, кемнәрдер чыгарып җибәрә, димәк. Хәзер менә шуларның ияләрен эзләп йөрим. Ә болай кешеләргә, балаларга куркыныч тудыра торган бәйсез этләр юк дип беләм.
Ильяс Сәхәпов