Баланы бәрдергәннәр

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

6 июнь көнне иртән эшкә барырга чыктык. “Хастаханә” тукталышы турысында кешеләр җыелган. Бер ханым җиргә чүгәләгән дә бер баланы алдына алган. “Баланы бәрдергәннәр, күрәсең”, – дип уйладык туктап калган машиналарны күреп.

Эшкә килгәч Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ришат Хуҗинга шалтыраттык.

– Иртәнге 7 тулып 38 минутта була ул. Арчаның Интернационал урамы буенча хәрәкәт иткән “Фольксваген-Поло“ машинасы (руль артында хатын-кыз) каршы як полосага чыккан һәм җәяүле юл аркылу урыны алдында җәяүлеләрне уздыру өчен туктаган “Шевроле-Лачетти” машинасы белән бәрелешкән, аннан тиешле урында юл аркылучы баланы бәрдергән. Нәтиҗәдә, 2014 елгы малай тән җәрәхәтләре алган. Табиблар медицина ярдәме күрсәткәннән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр, – диде ул.

– Мин коммунальный ягыннан мендем. Ул вакытта машина бик ерак иде әле. Борылдым. Җәяүле юл аркылу урыны турысында кешеләр көтеп торганны күреп, юл билгесенә кадәр үк туктадым. Кулга-кул тотынып ике бала чыгып бара иде. Минем каршыдан үтеп киттеләр. Абыйлы-энеледер инде дип аларга карап тора идем, шунда шак итеп миңа килеп бәрелделәр. Артка түгел, янга. Мин югалып калдым. Ә теге машина миңа бәрелгәннән соң каршы полосага чыгып бер балага бәрелде, – диде “Шевроле-Лачетти” машинасы белән идарә иткән Ләйсән Сабирова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International