Коммунада янгын

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

21 сәгать 59 минутта янгын частена Коммуна урамы 28 йорт яна дип шалтыраталар. Тагын янгын машиналары чыгып чаба. Вакытында килү сәбәпле, янгынны сүндерәләр, тик ут хәйран зыян салырга өлгерә. 

Ул өйдә дә булдык. Дөрес, эченә керә алмадык. Капкада йозак иде. Бу өйдә 85 яшьлек әби ялгызы яшәгән булган. “Урамдагы яшьләр күреп алып, аны алып чыктылар, хастаханәдә ята”, – диделәр күршеләре. Тәрәзә төбендә хуҗасын көтеп  янгыннан исән калган яран гөле генә сураеп утыра.

Бу очракта да янгынның сәбәбе электрдан дигән фараз бар. Дөрес, әле тикшерү бара.

– Өйләребез якын урнашкан. Курыктык, – ди күршеләре.

Аларның бакчалары зыян күргән, җиләк-җимеш агачлары яфраклары, чәчәкләре, теплицадагы үсентеләр пешкән, көйгән. Шуның белән генә калганга сөенә инде алар. Әби генә сәламәтләнеп чыккач кая барыр?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International