Быел 16 апрельдә Күлтәс авылы мәчетендә “Иман нуры иңсен күңелләргә” исеме белән ифтар ашы үткәрелде.
Күлтәс авылы тарихында беренче булган бу чараны Зыятдиновлар урамында туып-үскән кызлар белән берлектә Мәсгут абый кызы Гөлнәзирә оештырды.
“Башта уйладык, киңәшләштек, аннан борчыла башладык. Мәчет ягылмый, бикле, авылның да иң пычрак вакыты, – дип сөйләде соңыннан Ильяс абый кызы Клара. – Өстәлләр, урындыклар һәм башка кирәк-яракларны уйлый торгач, төн йокыларыбыз качты. Аллаһының рәхмәте белән, бердәмлектә көч дигәндәй, башкарып чыга алдык. Безнең ниятебез тормышка ашты. Искиткеч мәҗлес булды, диде авылдашлар шат һәм канәгать булып. Табыннар күркәм иде.
Мәчетне ачу, аны җылыту һәм башка мәшәкатьләрне Гали абый кызы Дания үз җаваплылыгына алып, төгәллек һәм һәрнәрсәне игътибар күзлегендә тотып башкарды. Тиешле кешеләрдән рөхсәт сорап, бер-берсе белән киңәшләшеп башкарган эшнең ахыры хәерле була. Аллаһы Тәгалә разый булсын.
Мәҗлестә Коръән укучыбыз Рәзинә Хафизова булды. Фани дөньядан бакыйлыкка күчкән авылдашларыбыз рухына багышлап, Коръән китабыннан аять, сурәләр укып, дога кылынды. Матур һәм аңлаешлы итеп вәгазь сөйләде ул.
Мәчетебездә намазга чакырып азан әйтелде. Азанны Рифат абый улы Рәдис әйтте. Рифат абый бик күп еллар мәчетебезнең имамы булып торды, урыны җәннәттә булсын. Рәдис әйткән азан тавышы матур, яңгырашлы, яшьләр кыю, тәвәккәл шул. Үз авылың мәчетендә үз авылың егете Азан әйтүе безнең өчен горурлык һәм бу эш бик тә җаваплылык һәм тәвәккәллек сорый, дип уйлыйм.
Бу мәҗлестә авылыбызның өлкән буыны – хөрмәтле кешеләре, укытучыларыбыз Наилә апа, Нурзидә апа, Гөлшат апа рәхмәт йөзеннән үзләренең матур сүзләре белән хатирәләрен, киңәшләрен һәм рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Наилә апа авыл турында: “Күлтәс ул элек-электән бик дәрәҗәле, бик мәгънәле, тарихка бары тик уңай яктан гына кереп калган авылларның берсе, – дип сөйләде. – Монда ачлык елларда да тегенди-мондый хикмәтләр булмаган. Биредә утырган һәрберебез аерым бер тарих язарлык кешеләр. Бик мәгънәле мәҗлес оештыргансыз. Бик зур рәхмәт.”.
Наилә апа Күлтәс башлангыч мәктәбендә рус теле дәресләре укытты. Хәзер Данил абый һәм балалар белән Лесхозда яшиләр. “Шаккатып утырдым, – дип сөйләде ул. – Мондый зур мәҗлес-җыелуны оештыру авыл тарихында беренче тапкырдыр. Мин бу авылда эшләү дәверендә авыл кешеләреннән бер авыр сүз дә ишетмәдем. Эшли башлаган вакытта куркып калган идем. Ничек эшләрмен монда дип. Клуб тулы яшьләр. Педучилище бетереп килгән кечкенә генә буйлы яшь кыз үзем. Шушы авыл халкы, бөтенесе, ярдәмгә килделәр. Ул вакытта китапханә дә ташландык хәлдә кебек иде. Бик актив, тырыш, булган, тәртипле кешеләр яшәде һәм яши монда”.
Гөлшат апа мәчеткә бик якын, күршедә генә яши. Мәчеттә башкарылган һәр изге эш аның күз алдында. Ул да үзенең матур теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Безнең йөрәгебез – ул иман урыны. Иман нуры иңсен күңелләргә, авылдашлар! Очрашып торыйк!
Гөлсинә Хәбибуллина.
Арча–Күлтәс