Алмаз, без сиңа ышанабыз!

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Гатиннар гаиләсе Якутиядә яшәп, Арчага кайтканнар. Әгәр дә уллары Алмаз Гатин Казанда шахматта җиңмәсә, бәлки бу гаилә белән таныш та булмас идек. Безгә бу турыда Ашытбаштан шахмат лидеры Сөләйман Галиуллин хәбәр итте. Һәм беркөнне алар, Сөләйман Галиуллин, Алмаз һәм аның әнисе Римма ханым, редакциягә килделәр.

– Алмазга сентябрьдә 9 яшь тула, – дип сөйләде әнисе Римма Гатина. – Әнә шундый тик утыралмас инде ул!

Кызык, гадәттә тик тора алмаганнар, бер урында озаклап утырып, шахмат уйный алмый, аларга йөгерә торган хәрәкәтчән спорт уеннары кирәк, дигән булалар. Дөрестән дә, Алмаз бик хәрәкәтчән, әнисе янындагы урындыкка йөз утырды, йөз төште, аптырагач, коридорга да чыккалап керде. Ә шахматны сәгатьләр буе уйный...

– Без Арчага ике ел элек кайттык, – дип сүзне дәвам итте әнисе Римма ханым. – Якутиядә Айхал бистәсендә яшәдек. Ирем Рөстәм МЧС системасында эшләде. Якутиядә аның туганнары яши. Үзе Кукмарадан. Мин Арча районы Мөндештән. Якутиядә өстәмә белем үзәгендә эшләдем. Улыбыз Алмаз шунда 6 яшьтән шахматка йөрде. Беренче тренеры – шахматка бик көчле, спорт остасы Владимир Каланчев. Туган як тарта шул. Балаларның татар мохитендә үсүен теләдек. Кызыбыз Элина 6 сыйныфта укый. Алмаз шахматны яратты. Картингка, вокалга йөреп карады. Миңа башка нәрсә кирәкми, ди. Арчага кайткач, Укучылар сараенда тренер Айдар Яхинда 1 ел шөгыльләнде. Рәхмәт, Айдар Узбековичка, ул безгә тагын да үсү мөмкинлеген бирде. Без Казанга Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка буенча республиканың олимпия резервы спорт мәктәбенә йөри башладык. Казанга барып-кайтып йөрибез. Тренеры – Алмаз Куликов. Хәзер улыбыз Алмазда 1нче яшүсмерләр разряды.

Күптән түгел Казандагы Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге республиканың олимпия резервы спорт мәктәбе беренчелегенә шахмат буенча ачык турнир була. 11 яшькә кадәрле 56 бала арасында 8 яшьлек Алмаз Гатин җиңеп чыга. Котлыйбыз егетне! Менә шушы җиңү Алмазны безнең белән таныштырды да. Егетнең әти-әнисе генә түгел, районның шахмат лидеры Сөләйман Галиуллин да: “Сәләтле яшьләр үсә, – дип куанган. – Алмазны зур мәйданнарда күрәчәкбез әле”.

Исән-сау булып, әти-әнисен куандырып, зур уңышларга ирешсә иде Алмаз! Без моңа ышанабыз.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International