Гадәттә Сабантуйлар үткәч печән өсте башлана. Республиканың берничә районында сенаж салырга керешкәннәр инде.
Быел терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе аеруча кискен тора.
2 июньдә “Яңарыш” ширкәтендә хуҗалыклар җитәкчеләре белән үткәрелгән семинар-киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алда торган бурычларга тукталдылар. Узган елгы запаслар бетте, силос, сенаж траншеялары бушады. Бәхеткә, быел яңгырлар явып тора, күпьеллык үләннәр, башка азык культуралары үсү өчен шартлар уңай. Бурыч – бер ел ярымга җитәрлек яхшы сыйфатлы азык әзерләү.
Сыйфатка аеруча басым ясадылар, чөнки күпме хезмәт куеп әзерләнгән азык сыйфатлы булмаса, хуҗалык моннан зыян гына күрәчәк.
“Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков хуҗалыкта азык әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Монда кызыксындыру чаралары мөһим роль уйный. Сенаж салуда катнашучыларга сыйфатка, траншеяны тутыру срогына карап премия түләү каралган. “Без ай саен азыкны баланслау өчен 6 млн сумлык биоөстәмәләр алабыз, – диде җитәкче. – Әгәр азыкта аксым, протеин тиешле күләмдә булса, әлеге өстәмәләр азрак алыначак. Менә шул экономияләнгән акчаны азык әзерләүдә катнашучыларга түләүгә тотабыз. Алар моны яхшы белә һәм нәтиҗәсе дә бар”.
Билгеле, сыйфатлы азык әзерләү өчен техниканың да яхшы булуы кирәк. 2–3 июньдә махсус комиссия хуҗалыкларда азык әзерләү техникасының әзерлеген кабул итте. “Яңарыш”, “Северный”, “Кырлай”, “Игенче”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Ашытбаш”, “Заря”, “Ташкичү” ширкәтләренең аеруча әйбәт әзерлектә булуларын билгеләп үттеләр. “Северный” ширкәте узган ел 260 млн сумлык азык әзерләү техникасы алган иде. Быел “Ватан” ширкәтенә яңа азык әзерләү комбайны кайтты.
Белгечләр быел азык әзерләү чорында һава шартлары бик уңай булмаска мөмкин, дип искәртә. Шуңа күрә сенаж салганда консервантлар кулланырга да туры киләчәк.
– Кукурузлар матур гына тишелеп чыкты, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Хәзер корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәргә каршы көрәш чараларын куллану мөһим.
Ильяс Фәттахов